news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районына Көньяк Кореядән яшь туристлар килде

Тукай районына Көньяк Кореядән яшь туристлар килде
"Якты юл"

Тукай районы Теләнче-Тамак авылына Көньяк Кореядән кунаклар килеп төште. Аларны бирегә татарларның мәдәнияте белән кызыксыну алып килгән. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Аларны беренчеләрдән булып авыл активисты Равиль абый Мөхәмәдиев каршы алды. Равиль абый әйтүенчә, ул аларны ят телдә җырлауларын ишетеп тау буенда каршы ала.

«Клуб хезмәткәрләренә хәбәр итү белән кичке якта матур гына концерт оештырып алалар. Корея дусларыбыз узләренең яшь булуына карамастан, алар бик оста җырлый. Хаттә татар көенә кушылып матур итеп биеп тә курсәттеләр. Аларны зурлап, хөрмәт итеп узебезнең клуб хезмәкәрләре Руслан Гибадуллин белән Ләйсән Галиева да моңлы җырлары белән шаккаттырды. Кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладык», дип сөйләде Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100