Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Яңа Карамалы авылының 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Тукай районы Яңа Карамалы авылы төзелүгә 100 ел тулды. Бәйрәм сценарие авыл тарихын искә төшерү, хезмәт кешесен олылау, аларны яшь буынга үрнәк итү, милли уеннарда күңел ачу рәвешендә төзелгән. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушат Солтанов һәм җырчы-тамада Гүзәл Рәхимуллина алып барган. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова авыл халкына изге теләкләрен җиткерде. Ул авылның иң өлкән кешеләре – 93 яшен тутырган Җәннәт Зарипова һәм 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәхилә Рәхимованың иңнәренә ак шәл япты, иганәчелек хәрәкәтендә актив катнашкан Рәсим Шириевка, Алмаз Хөснетдиновка район башлыгының Рәхмәт хатын, мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» бию ансамбленә Мактау грамотасын тапшырды.
Яңа Карамалы авылына нигез салган Гата Мәҗитовның балалары, туганнары, нәсел-ыруы мәйдан түрендә хөрмәтләнде. Галимә мәчете имам-хатыйбы Хисаметдин хәзрәт Габдрахманов, бүгенге көндә Түбән Камада гомер итүче Тәзкирә Низамова, озак еллар колхозны җитәкләгән Нәҗип Солтанов, «Яңа Карамалы» КФХ рәисе урынбасары булып эшләгән Ришат Гайсин, бухгалтер Рәзилә Камалова, «Яңа Карамалы» коллектив хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Вәҗетдинов, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов, Әзһәр Галиев истәлекләре белән бүлеште, бүләкләр таратты.
Авыл халкы, күпләп җыелган бәйрәм кунаклары халык уеннарында катнашты, биеде, җырлады, күңел ачты. Авыл көнендә балалар өчен аттракционнар да бар иде. Теләгән кеше күләгәдә ял итә, тамак ялгап ала алды. Әйтергә кирәк, халык чын күңелдән бәйрәм итсен, ял итә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Мәйдан янында үзенчәлекле күргәзмә эшләде. Әзһәр Галиев әби-бабалар эшләгән элекке авыл хуҗалыгы техникасын, балалар да күрсен дип, махсус әзерләп алып килгән. Анда бүген дә авыл хуҗалыгында кулланылучы тракторлар куелган. Барысы да хәрәкәттә. ГАЗ-63 йөк машинасы тарихның үзе булып мәйдан түрендә торды. Теләгән кешеләр аны йөртеп тә карый ала иде.
Авылның 100 еллыгы уңаеннан тарихи хатирәләр белән сугарылган китап чыгару – яңакарамалыларның изге максаты. Китап чыгару идеясен әтисе сугышта хәбәрсез югалган Сәрмәдия Солтанова күтәреп чыга, авыл тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат язып тапшыра. Ул үзе дә сәхнәдән авыл халыкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Китап өчен материаллар әле һаман да туплана. Бәйрәм көнне дә истәлекләр, тарихи чыганаклар, документлар китерүчеләр күп булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз