news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган концерт-җыр фестивале узды

Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка багышланган концерт-җыр фестивале узды

Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Халык яшәгәндә — Илһам яшәр!» дип аталган концерт-җыр фестивале узды. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.

Чарада буыннар бәйләнеше һәм милли моң тантана итте. Күркәм бәйрәмдә яшь, талантлы башкаручылар белән беррәттән, сәхнә ветераннары да катнашты. Күрше Борды авылыннан килгән «Бөрлегән» дуэты, Артем Фадеев (җитәкчеләре — автор-башкаручы Зөлфия Җиһан), Күзкәйдән Илдан Вәлиуллин һәм Иске Абдулдан Чулпан Сафина тамашачыларга үзләренең кабатланмас чыгышларын бүләк итте.

Яңа Бүләк авылының үз талантлары — яшь җырчылар Зәлинә Шәкирова, Әдилә Ишалина, Амелия Павлова, шулай ук сәхнә ветераннары Кифая Вәлиева, Фирдәвис Идрисов, Флер Шакиров, Сәлмән Әхмәтҗановлар тамашачы күңелен яулады.

Районда гына түгел, республикада да танылган «Илһам» вокаль ансамбле башкаруындагы җырлар да зур алкышларга лаек булды.

Кичәдә Илһам Шакиров репертуарындагы әсәрләр һәм татар халык җырлары яңгырады. Концерт-фестиваль барлык катнашучылар һәм тамашачылар тарафыннан татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

«Илһам Шакиров җырлары, моңнары гасырлардан гасырларга яңгырасын! Җыр — мәңгелек! Илһам — мәңгелек!» — дип белдерде Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының баш режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Фотолар: «Якты юл» газетасы сайты

news_right_1
news_right_2
news_bot