news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Яңа бистәсе мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела

Тукай районы Яңа бистәсе мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела
Фото: https://tukai-rt.ru/

Тукай районы Яңа бистәсе мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Мәчет каршындагы уку һәм авыз ачу өчен төзелгән махсус йортта Зөлхиҗә Садретдинова, Халидә Фәрхетдинова, Рәсимә Әхмәтзәкиева, Фидания Хәлилова, Рәзинә Вәлиева, Гөлнур Шәрифуллина, Әлфия Гыйльманова, Асия Сабитова аш-су әзерли. Алар белән беррәттән, 86 яшьлек ак әби – Гөлсылу Исламова һәр көнне ифтар табынына ризык әзерләүдә зур өлеш кертә.

Тукай районы Яңа бистәсендә мәчеттә Югары Байлар авылында яшәүче 12 яшьлек Коръән хафиз Мөхсин Хаҗиев Рамазан ае буена Коръәнне хәтем кыла. Район горурлыгы Равил Хаҗиевның алты баласының дүртесе Коръән хафиз.

news_right_1
news_right_2
news_bot