news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Яңа бистә китапханәсенә «Татарча диктант» язучылар җыелды

Татарстан Республикасы, Тукай районы, Яңа бистә китапханәсенә «Татарча диктант» язып, татар теленнән белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр җыелды.

«Катнашучылар диктантны бик теләп яздылар, язу өчен сайланган Габдулла Тукай текстларының бик кызыклы булуын билгеләп үттеләр. Яңа бистә китапханәсе татар чараларын еш үткәрә, «Татарча диктант» акциясендә актив катнаша», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

news_right_1
news_right_2
news_bot