news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көненә күчмә мунча җибәрә

Тукай районы хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көненә күчмә мунча җибәрә
Фото: http://tukai-rt.ru/

Татарстанның Тукай районында хәрбиләр өчен «ГАЗ – 66» автомобиле базасындагы автобустан мунча ясаган. Бу районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелгән икенче мунча булып тора. Аны «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖдә хезмәт куючы ир-егетләр ясаган. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

«Хәрбиләргә күчмә мунча ясау турындагы фикеребезне белгәч Илнур, Денис, Ренат исемле егетләр иске автобус бирде. Автобусны ремонтлау, аны мунча итү өчен чын-чынлап алтын куллы булу кирәк. Күчмә мунчада берьюлы берничә кеше рәхәтләнеп юынып-парланып чыга ала», – дип сөйләде «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖе җитәкчесе Мөсәнниф Ханов.

«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы директоры Марат Сафинга рәхмәт белдерелә, ул автобусның двигателенә капиталь ремонт ясаган. Шулай ук игелекле хезмәттә катнашкан барлык ир-егетләргә, волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Шәхси гигиена таләпләрен хәрби операция шартларында да үтәргә мөмкинчелек тудырган райондашларның игелекле эше – күчмә мунча махсус хәрби операциядә катнашучыларга Ватанны саклаучылар көненә олы бүләк булып барып ирешәчәк, диелгән хәбәрдә.

Фото: http://tukai-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100