news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы хакимияте бинасында тентү үткәрелә

Тукай районы Башкарма комитеты бинасында бүген иртәдән үк тентү үткәрәләр.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, тентү вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы җинаять эше кысаларында уздырыла.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстанның Тукай районында җир кишәрлекләрен сатканда закон бозуга юл куйганнар.

Урында Федераль иминлек хезмәте белгечләре һәм икътисади полицейскийлар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot