news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчле мунча озатты

Тукай районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчле мунча озатты
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Тукай районы волонтерлары автобусны тәгәрмәчле мунчага әверелдергән. Аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга озаттылар.

Мунчадан тыш, хәрбиләргә маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, генераторлар һ.б. әйберләр тапшырачаклар. Боларның барысын да Тукай районы хакимияте һәм районда яшәүчеләр, волонтерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары җыйган.

ПАЗ-3205 автобусын мунчага әверелдерү өчен Тукай районында яшәүчеләргә ай ярым кирәк булган. Аның эчендә агач эскәмияләр, су баклары һәм мич урнаштырылган. Мунчаны ылыслы агач такталары белән тышлаганнар.

«Мичне үзебез ясадык. Ташлары да бар. Кайнар һәм салкын су өчен 140 һәм 200 литрлы ике бак бар, ягъни кыр шартларына тулысынча туры килә», - диде волотнер Мөсәниф Ханов.

Мунчадан тыш, хәрбиләргә ике «УАЗ» автомобиле дә тапшырачаклар. Алар сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу, азык-төлек ташу һ.б. бурычлар өчен билгеләнгән. Район хакимияте һәм Тукай районында яшәүчеләр азык-төлек, генераторлар, төзелеш материаллары һ.б. әйберләр дә җыйган.

«Боларның барысы да егетләрнең көнкүрешен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Районда яшәүчеләр окоп шәмнәре дә ясый. Тимер мичләр, газ баллоннары илтәбез. Хәрбиләр янына айга бер тапкыр барырга тырышабыз», - диде Алмаз Нургалиев.

Активист әйтүенчә, боларның барысы да солдатларга тапшырылачак. Волонтерлар төзелеш материаллары да илтә. Хәрбиләр алга бара, яңа окоплар казый, шуңа күрә бу әйберләрнең барысы да кирәк. Валонтерлар белән бергә Ватанны саклаучылар янына Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тә барачак.

«Хәрбиләр сораган әйберләрнең һәммәсен дә әзерләдек һәм бүген озатабыз. Мин Яңа елга кадәр анда барып, хәрбиләр белән очрашырга планлаштырам. Аларны Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык теләү ниятем бар», - диде Камил Нәҗмиев.

Тукай районы махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүне алга таба да дәвам итәргә ниятли.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100