news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы укучысына Россия Генераль прокуратурасы бүләге тапшырылды

Тукай районы Яңа бистәсенең урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Камил Вәлиев «Балачак сагында прокурор» иҗади конкурсында катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Иҗат җитәкчесе, тәрбиячесе - Хатыйпова Ләйсән Касыйм кызы. Бүләкләү тантанасы район прокуратурасында узды.

Тукай районы прокуроры Руслан Галиев республика прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча Баш идарәсе башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

«Балачак сагында прокурор» иҗади конкурсы үсеп килүче буында хокукый грамоталылык һәм гражданлык җаваплылыгы хисе тәрбияләү өчен үткәрелә. Камил Вәлиевнең эше башкалар арасында ихласлыгы һәм иҗади якын килүе өчен билгеләп үтелде.

Дипломнан тыш, беренче сыйныф укучысына истәлекле бүләкләр: легендар совет прокуроры, Советлар Союзы Герое Борис Васильевич Кравцов турында китап, балалар уенчыгы һәм тәм-томнар тапшырылды.

Тантанадан соң укучы һәм аның әнисе өчен чәй эчү оештырылды, анда Камил күзәтчелек ведомствосы вәкилләре белән рәсми булмаган шартларда аралаша алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot