Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы территориаль иҗтимагый үзидарәсе 1 миллион сумга ия булган
2023 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңеп «Новотроицкое» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 1 миллион сумга ия булды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Иҗтимагый үзидарәгә Новотроицкое, Шөкрәле, Күперле һәм Калиновка торак пунктлары керә. Конкурс Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы ярдәме белән үткәрелгән.
«Без аңа ныклап әзерләндек, грантны якладык. Мин үзидарәне дүртенче ел җитәклим, бу вакыт эчендә без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәдәни-массакүләм, спорт, социаль ярдәмгә мохтаҗ категория гражданнарга ярдәм итү буенча чаралар үткәрдек. Социаль проектларны гамәлгә ашыруга, төзекләндерү чараларына миллион сум тотылачак, димәк, безгә тагын да уңайлырак булачак», – дип уртаклашты «Новотороицкое» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Людмила Строкина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз