news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Теләнче-Тамак авылында меңләгән нарат һәм имән утырттылар

Тукай районы Теләнче-Тамак авылында меңләгән нарат һәм имән утырттылар
Фото: https://tukai-rt.ru

Тукай районы Теләнче-Тамак авылында Башкарма комитет, мәдәният йорты, ФАП һәм ике мәктәп хезмәткәрләре бергәләп территорияне җыештырырга чыкты, аннары 1000 нарат һәм 100 имән утырттылар. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр итәләр.

«Шулай ук ел дәвамында авылыбыз яшелләнеп, уңайлырак булсын өчен тагын 1000 агач утырту планлаштырыбыз», – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов.

«Үсентеләр биргән өчен Нуру Ямаловка һәм бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә аерым рәхмәт!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot