news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Теләнче-Тамак урта мәктәбе укытучылары спектакль куйды

Узган ялларда Тукай районы Теләнче-Тамак авылының мәдәният йортында урта мәктәп укытучылары Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасы бүгенге тормыштагы вакыйгаларны, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әсәрнең актуальлелеге, заманга аваздаш булуы һәм иң мөһиме – ана белән бала, гаилә әгъзалары арасындагы туганлык җепләренең бәйләнешен сурәтләү авторның зур табышы, казанышыдыр, мөгаен. Теләнче-Тамак авылы үзешчәннәре моны аеруча да оста итеп күрсәтә белде.

Төп рольләрнең берсе – Миңзифа ана образын математика фәне укытучысы Илмира Борһанова башкарды. Үзе дә әни кеше буларак ул аны залдагы һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.

Аның улы Миргаянны уйнаган Нурфат Яхин да сәхнәдә үзен чын артистлар кебек тотты. Бөтен сүзе үтемле, аңлаешлы иде. Спектакль ахырындагы «чыбыркы белән яру» вакыйгасы иң тетрәндергеч мизгелләрнең берсе булды. 

Әсәрне сәхнәгә куюга, музыкаль бизәлешкә башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Гыймазетдинованың да зур тырышлыгы кергән.

«Спектакльне әзерләгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Булдырдыгыз! Сез уйнаган образлардан көлдек тә, уйланып елап та алдык. Алга таба да бары тик уңышлар гына теләп калам», – дип сөйләде Теләнче-Тамак авылының урта мәктәбе директоры Лилия Исхакова. Шулай ук соклану һәм хөрмәт сүзләре белән Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов та чыгыш ясады. Ул да, үз чиратында, артистларга рәхмәт әйтте.

Гөлия Ибәтуллина видеосы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100