Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Оргыды авылыннан мобилизацияләнгән хәрби яңа туган баласын каршы алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тукай районы Оргыды авылында яшәүче мобилизацияләнүченең баласы туды. Кама балалар медицина үзәгендә туган Тамерланны әнисе белән өйләренә чыгардылар. Аларны сабыйның хәрби операциядә катнашучы әтисе каршы алды, ул кыска вакытлы ялга кайткан.
Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга туганнары, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, районның аппарат советы җитәкчесе Гөлназ Галишина да килде. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
«Без хәрбиләрнең гаиләләренә даими ярдәм итәбез. Тамерланның әти-әнисенә Тукай районыннан акчалата ярдәм күрсәтелде hәм республикадан бүләкләр дә тапшырдык. Без хәрбиләрнең гаиләләрен киләчәктә дә игътибарсыз калдырмаячакбыз», – диде район башлыгы.
Искәртик, баланың әтисе көзен өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. Әлегә ул отпускка кайткан. Тиздән ул кабат хәрби операциягә китә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз