Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы мөхтәсибәтендә махсус операция катнашучылары өчен Коръән ашы узды
Тукай районы мөхтәсибәте Круглое Поле бистәсе мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары, шулай ук һәлак булган геройларның гаиләләре өчен Коръән ашы уздырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.
Чарада 50дән артык кеше, шул исәптән һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары һәм әти-әниләре катнашкан.
Очрашуга Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев килгән.
Чара район башлыгының һәм имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәновның җылы сәламләү сүзләре белән башланып киткән. Алар мәҗлестә катнашучыларның кайгысын уртаклашкан, хәзерге вакытта бердәмлекнең һәм үзара ярдәмләшүнең никадәр мөһим булуын ассызыклаган. Шулай ук чыгыш ясаучылар махсус операциядә катнашучыларга ярдәм оештырып җибәрүчеләрнең барысына да рәхмәт әйткән.
Аннан соң Инсаф хәзрәт Коръән аятьләрен укыган һәм сугышта һәлак булганнар рухына дога кылган.
Тукай районы мөхтәсибәте мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз