news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 18 тонна ярдәм җибәрде

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен Татарстанның Тукай районыннан җибәргәннәр. Йөк составына гомуми авырлыгы 18 тонна булган төзелеш материаллары кергән.

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, муниципалитет махсус хәрби операция зонасына 49 нчы тапкыр гуманитар йөк җибәрә.

Аның сүзләренчә, ярдәмне эшмәкәрләр һәм район халкы ярдәме белән кыска вакыт эчендә җыйганнар.

Озатуда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot