news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Круглое Поле бистәсендә махсус операция активисты волонтерларга рәхмәт әйтте

Тукай районы Круглое Поле бистәсендә махсус операция активисты волонтерларга рәхмәт әйтте
Фото :https://tukai-rt.ru

Тукай районы Круглое Поле бистәсендә «Юность» үзәгенә депутат һәм махсус хәрби операция активисты Валерий Тигр махсус миссия белән килде. Алгы сызыктан ул тыл хезмәтчәннәренә — «Пчелки» берләшмәсендә катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм рәхмәт сүзләре алып кайтты. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Өч ел дәвамында бу хатын-кызлар фронтка ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, маскировка челтәрләре ясыйлар.

Визит барышында Валерий Валерьевич шәхсән аларга Рәхмәт хатлары тапшырды, хезмәтләренең мөһимлеген ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot