news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Иске Абдул авылында танылган көрәшче Раббани Шәриповка бюст ачылды

Тукай районы Иске Абдул авылында танылган көрәшче Раббани Шәриповка бюст ачылды
Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

Бүген Тукай районы Иске Абдул авылында милли көрәш буенча танылган спортчы Раббани Шәриповка бюст ачу тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкиев хәбәр итте.

 

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

Бюстның авторы – скульптор Хәмит Мингалиев. Ул авыл җирлегенең мәдәният йорты каршында урнаштырылган. Биредә, шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә дә һәйкәл куелуын искәртик.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Раббани Шәриповның улы Ришат Шәрипов һәм башкалар катнашты.

 

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

Бюст ачылганчы Раббани Шәриповның өендә дә очрашу узды, Марат Әхмәтов һәм Фаил Камаев күренекле көрәшче һәм аның тормыш иптәшенә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бюст ачылышыннан соң, Марат Әхмәтов, Фаил Камаев һәм башка кунаклар Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорт комплексына барды. Анда ТР атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов Кубогына 2005 елгы һәм кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча Xll ачык традицион турнир уза.

 

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

  • Раббани Шәрипов – милли көрәш буенча РСФСР (1969, 1971, 1972), Татарстан АССР (1973, 1974) чемпионы. Милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры (1997).

 

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100