news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы башлыгы: «Ата-ана һәрвакыт хаклы» тенденциясе барлыкка килде

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев фикеренчә, ата-аналарның укытучыларга мөнәсәбәте начарайды. "Ата-ана һәрвакыт хаклы" тенденциясе барлыкка килде", - диде ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

Утырыш Казан педагогика көллиятендә үтте.

"Советлар Союзы заманында укытучы абруйлы һәм хөрмәткә лаек кеше булды. Педагоглар бернинди тәнкыйтькә дучар булмады. Хәзер исә укытучы статусы түбәнәйде. Белем бирү гадәти хезмәт кебек кабул ителә. Хезмәт хакы аз. Укытучы дәрестән соң әле өйгә дә өстәмә эш алып кайта. Кайтып утырып план төзергә тиеш", - диде Тукай районы башлыгы.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, кайчак укытучы һөнәренә караш аларның үз эшенә мөнәсәбәтеннән дә тора. 

"Мисал өчен, педагоглар укучыларга һәрвакытта да гадел түгел, балаларны ата-аналарының социаль статусы буенча бүләләр, билгене я арттырып, я киметеп куялар. Укуын яхшы билгеләргә тәмамлаган барлык укучы да дәүләт имтиханнары вакытында югары нәтиҗә күрсәтми", - диде Камаев.

"Әти-әнинең укытучыга карата мөнәсәбәтен үзгәртмәсәк, укытучыны якламасак, киләчәк катлаулы булырга мөмкин", - диде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100