news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай премиясенең 2026 елгы лауреатлары: Димәк, безнең эшләр Казанга, Татарстанга кирәк

Тукай премиясенең 2026 елгы лауреатлары: Димәк, безнең эшләр Казанга, Татарстанга кирәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чарада Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен ишетте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне бүләкләде.

«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.

Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.

Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Җиңүчеләр журналистлар белән хис-кичерешләрен уртаклашты.

«Тукай темасын әлегә берничә елга яптым»

«Казанга Тукай кайткан» спектакле премиягә номинант буларак икенче ел рәттән тәкъдим ителә. «Хезмәтебезнең кирәклеген расладык, премиягә лаек алуыбыз командабызның дөрес юлдан баруын күрсәтә. Димәк, безнең эшләр Казанга, Татарстанга кирәк. Алга таба тагын да тырышыбрак эшләргә, мәгънәле спектакльләр чыгарырга этәргеч булып тора бу», – диде Айдар Җаббаров.

Ул «Казанга Тукай кайткан» спектаклен балалар да, олылар да яратып каравын билгеләп узды. «Барысы да спектакль аша Тукайны яңа яктан ача. Без бит аның «Исемдә калганнар»ын укып, аның турында бертөрлерәк кенә уйларга күнеккән, ә гәүдәләндерә башлагач, тормышына эмоциональ яктан бүтәнчә биреләсең, ул бүтәнчә ачыла, аның уй-хисләрен аңлый башлыйсың. Төрле тамашачыларның, авылга кайтып, Тукайның тузанда яткан китапларын эзләп табып, Тукайны яңадан укый башладык, дигән сүзләре безгә тагын да канатлар куя», – дип белдерде Айдар Җаббаров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул якын арада Тукай темасына әйләнеп кайтмаячагын да әйтте. «Тукай темасын әлегә берничә елга яптым дип әйтә алам. Тукайны туганнан башлап үлеменә кадәр җентекләп өйрәнеп, ике спектакль чыгардым. Әлегә Тукай турында әйтер сүзем юк. Бәлки, әйтер сүз табылса, тагын яңа спектакль чыгарырбыз», – диде.

«Безнең спектаклебез Тукайга догабыз булса, премияне Тукайның шул доганы кабул итеп, безгә җавабы буларак кабул итәбез»

Резеда Гобәева Тукай иҗаты үзенә бала чагыннан якын булуын билгеләп узды. «X-XI сыйныфлардан Тукайны өйрәндем. 2011 елда «Алтын каләм»дә Тукайга һәм Муса Җәлилгә багышланган эшем өчен беренче урын биргәннәр иде. Тукай тормыш юлымда һәрвакыт озата барган икән мине. Безнең спектаклебез Тукайга догабыз булса, премияне Тукайның шул доганы кабул итеп, безгә җавабы буларак кабул итәбез. Әлбәттә, премия канатландыра, чөнки ул югары дәрәҗәдә синең эшеңне бәяләү, җаваплылык та өсти, эчтән дулкынландыра да. Премия, бәя дип тә эшләмисең инде аны, күңелең кушканча эшлисең. Алга таба да шулай күңелебез кушканча, шуңа хыянәт итмичә яңа матур әсәрләр чыгарырбыз дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Резеда Гобәева.

«Мәктәп балаларының спектакльгә килеп, игътибар белән карап утыруына бик сөендем»

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Эмиль Талипов Тукай премиясе үзе өчен бик кадерле бүләк булуын әйтте. «Мәдәният, сәнгать өлкәсендә иң зур премия дип саныйм. Соңгы мизгелгә кадәр барыбер булыр дип көттек, ышандык.

Ул һәрвакытта минем белән янәшәдә булды кебек. Әтием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бәләкәй чакта кулыма Тукай китабы китеп эләккәч, тәэсирләнгән идем. Бер битен ачтым да: «Бу нәрсә?» – дип сорадым. «Үлемтек битлеге», – диде әти. Шунда көне буе хисләнеп йөргән идем. Аннары апалар укудан кайтып кергәч, «бу баланың туйганчы ашаганы да булмаган бит инде» дип фикер алышулары истә», – диде.

Эмиль Талипов Тукайның күп кенә әкиятләрендә уйнаган. «Шүрәлесен дә, Былтырын да уйнадым, Мәдәният институтына кердем, анда Тукайны да уйнадым. Театрга эшкә урнашкач, монда уйнарга туры килде. Хатыным белән дә Тукай һәйкәле янында танышкан идек. Тукай скверы – ул хәзер иң кадерле урыныбыз», – диде.

Актер спектакльне югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. «Тамашачыларга, спектакльне яклап чыккан кешеләргә бик зур рәхмәт. Мәктәп балаларының спектакльгә килеп, игътибар белән карап утыруына бик сөендем, иң кыйммәтлесе шул. Яшүсмерләрне теләсә нәрсә белән кызыктырып булмый, үземнән дә беләм, шуңа яшь буынның кабул итүе бик кадерле бәя. Безнең Тукайны, беренче чиратта, кеше буларак беләсе килә. Кешенең нинди юл белән килгәне кызык. Сәхнәдә чын, исән кешенең язмышы тамашачыга кызык булачак. Бер-беребезне кеше буларак кабул итмәсәк, кешелек дөньясы яши алмас иде», – диде Эмиль Талипов.

«Татар сүзендә, татар әдәбиятында безнең буынны тану, бәяләү итеп тә кабул итәм мин моны»

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Лилия Гыйбадуллина һәр иҗат әһеле өчен Тукай премиясенең иң мәртәбәле премия булуын билгеләп узды. «Һәркем өчен премия алу иҗатының бик әһәмиятле баскычы дип билгеләргә мөмкин. Иҗатыма мондый бәя өчен республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Татар сүзендә, татар әдәбиятында безнең буынны тану, бәяләү итеп тә кабул итәм мин моны. Каләмдәшләремә, мине әлеге премиягә тәкъдим иткән Язучылар берлегенә, Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә аеруча рәхмәтлемен», – дип уртаклашты Лилия Гыйбадуллина «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Сәхнәдән ул «Минем канда» шигырен сөйләде.

Шулай ук Тукай премиясенә лаек булган Наил Маганов мәдәни мирасны саклау компаниянең төп юнәлешләреннән берсе булуын әйтте. «Хезмәтебезне югары бәяләвегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Туган җиребез мәдәниятенә, халкына хезмәт итүне алга таба да дәвам итәчәкбез», – диде ул.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык лауреатларга рәхмәтен белдерде.

Тантаналы чарада «Кәҗә белән сарык Печән базарында» музыкаль әкияте премьерасы тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot