news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды

Тукай премиясенә 2024 елгы кандидатлар исемлеге билгеле. Татарстан мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче 10 кандидат тәгаенләнгән.

Быел Тукай премиясенә театр өлкәсеннән «Əкият» курчак театрының «Əлфия» спектакле, әдәбият өлкәсеннән Рафис Корбан, Борис Вайнер һәм Ләис Зөлкарнәй, музыка өлкәсеннән Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова, сынлы сәнгать өлкәсендә Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы тәкъдим ителгән.

Лауреатлар традиция буенча 26 апрельдә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot