news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның чыгышы белән Казан татары булуы ачыкланды

Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның чыгышы белән Казан татары булуы ачыкланды
Салават Камалетдинов

Себер татар шагыйре Шәүкәт Гаделшаның кызы Мәдинә Сибгатуллина социаль челтәрдәге аккаунты аша әтисе исеменнән үзен дәүләт бүләгенә тәкъдим итүчеләргә рәхмәтен җиткерә һәм аның чыгышы белән Казан татарларыннан булуын әйтә.

«Габдулла Тукай исеме минем гаилә тарихына гаҗәеп итеп үрелгән ки, ул мине бабаларым белән рухи элемтәгә дә ышанырга этәрә. Минем әтиемнең бабасы – мулла Гишам Сибгатуллин Столыпинның аграр реформасы вакытында Казан губернасыннан Тубыл губернасына күчеп утырган. Ул Тукай шигырьләре белән илһамланган һәм аларны тараткан», – дип яза Мәдинә Сибгатуллина.

Ул гаилә архивында сакланган, Тукай шигырьләре күчереп язылган ике кулъязма дәфтәрне искә ала. Дәфтәрләр репрессияләр чорында конфискацияләнгән була, ә сиксәненче еллар азагында, Гишам карт аклангач, аның оныгына кайтарып бирелгән.

«Ул вакытта инде әтием бабасының тарихи ватанына – Татарстан Республикасына күченгән, профессиональ шагыйрьгә әверелгән һәм республика газета-журналларында актив басыла иде», – дип язган кызы әтисе турында.

Мәдинә Сибгатуллина әтисе - шагыйрь Шәүкәт Гаделша исеменнән һәм үз исемемнән аны Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән өчен Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишинага, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясенә һәм аның җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллинага тирән рәхмәтен белдерә. Премиянең әтисе өчен сюрприз булуын искәртә.

«Аның өчен татар әдәбияты тармагы буенча югары дәүләт премиясенә тәкъдим ителү сыйфатында ватанында танылу бик кадерле», – ди ул. Пост русча язылган, «татарча беләсезме» дигән сорауга Миләүшә Сибгатуллина татарча сөйләшүен, русча язу җиңелрәк булын әйтте.

  • Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында туган.

Ул Төмән өлкәсе «Яңарыш» татар газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтовага, Төмән өлкә думасы рәисе Фуат Сәйфетдиновка, Түбән Тәүде (Тавда) районы башлыгы Валерий Борисовка, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага рәхмәтен белдергән.

  • Быел Тукай премиясе «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллинна (Шәүкәт Гаделша) тапшырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100