news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясе лауреатларын 26 апрельдә Казан Кремлендә игълан итәләр

Тукай премиясе лауреатларын 26 апрельдә Казан Кремлендә игълан итәләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел Тукай премиясе лауреатларын игълан итү чарасы 26 апрельдә Казан Кремлендә үткәреләчәк. Дәүләт премиясен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

«Без узган ел лауреатларны халыкка Шигырь бәйрәмендә тәкъдим иткән идек. Быел да алар Шигырь бәйрәменә кунак булып киләчәк һәм чыгыш ясаячак дип уйлыйм», – диде 26 апрель көнне булачак мәдәни чараларга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Башка елларда Туган тел көненә багышланган рәсми чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында булса, быел ул булмый. Аның каравы Казан циркында «Печән базарында» дип аталган зур милли программа тәкъдим ителәчәк.

«Әлбәттә, бу эксперимент, ләкин безнең циркка йөрүче төп аудитория балалар. Шуңа максатларыбызның берсе – балаларыбызны Тукай иҗатына багышланган зур тамашага чакыру», – диде Дамир Натфуллин.

Казан циркындагы тамаша 26 апрель көнне 11.30 сәгатьтә башлана. Театральләштерелгән чарага татар зыялылары да чакырылачагын әйтте Дамир Натфуллин.

14.00 сәгатьтә Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме башлана. «Ул көнне тантаналы чаралар республикабыз рәисе катнашында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Шигырь бәйрәме традицион урында үтә. Биредә китап сәүдәсе дә оештырыла. Шигырь бәйрәменең сценариесен Рүзәл Мөхәммәтшин язды», - дип чаралар белән таныштыруны дәвам итте Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

«Соңгы елларда традициягә кергәнчә, Шигырь бәйрәмен шагыйрьләр алып барачак. Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре дә традицион шигырь бәйрәмен уздырачак», – дип сөйләде ул.

24 апрельдә бер төркем язучылар Балтач районына барып Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен зыярәт кылачак. 27 апрельдә язучылар Арчага кайтып Тукайга багышланган чараларда катнашачак. Алар Кырлайга да барачак.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100