news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде
Фото: © "Татар-информ"

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны котлады.

Лауреатлар Шигырь бәйрәмендә халык алдына чыгачак.

Тантана барышында шулай башка дәрәҗәле исемнәр дә тапшырылды. Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтовага, җырчылар Эльмира Кәлимуллинага, Айгөл Бариевага, Вадим Захаровка hәм башкаларга Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot