news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышланган кичә була

Тукай музеенда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышланган кичә була
Владимир Васильев/архив

27 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда Зәйтүнә Мәүлүдованың 130 еллыгына багышланган «Тукайның илһамчысы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Чара Педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла.

«Тукайның илһамчысы» дигән әдәби-музыкаль кичә күренекле татар шагыйрен мәхәббәт шигырьләре язарга илһамландырган Зәйтүнә Мәүлүдованың тууына 130 ел тулуга багышлана. Кичәдә тамашачылар Чистай гүзәле Зәйтүнәнең танылган шагыйрь, татар яшьләренең кумиры Тукай белән танышуы һәм очрашулары тарихын ишетәчәк. Казан театрлары актерлары башкаруында шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы һәм аның мәхәббәт турында шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак», – диде «Татар-информ»га Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Милли музее фондларында Зәйтүнә Мәүлүдованың архивы саклана: биредә шәхси документлар, фото, блокнот, дәфтәрләр бар. «Иң кызыклы һәм кыйммәтле документ – Зәйтүнә Мәүлүдованың Габдулла Тукай белән очрашулары турында истәлекләре», – диде ул.

«Музей экспозициясендә «Шагыйрь мәхәббәте» дип аталган зал бар. Тамашачылар анда шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләрен укый һәм Зәйтүнә Мәүлүдованың архивында сакланган предметларны күрә ала. Электрон экспозициядә Зәйтүнә Мәүлүдова һәм Габдулла Тукай мәхәббәте мотивлары буенча иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсын, «Зәйтүнәкәй» спектаклен, «Мәхәббәтнең биш мизгеле» публицистик фильмын карарга була», – диде Гүзәл Төхвәтова.

  • Габдулла Тукай әдәби музеенда ХХ гасыр башындагы татар мәдәниятенә, бөек шагыйрьнең замандашлары һәм фикердәшләренә багышланган төрле чаралар еш уза. Тамашачыларга язучы һәм нәшир Мәхмүт Галәү, галим, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, язучы Миргазиз Укмасый турында китап тәкъдим итү, язучы Фатих Әмирхан турында лекцияләр, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. турында экскурсия-квестлар булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100