news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда язучы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар

«Моңлы саз чыңнары» кичәсендә галимнең кызлары истәлекләре белән уртаклашачак.

Тукай музеенда язучы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар
Салават Камалетдинов

19 апрельдә 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

«Кичәдә шәрәфле кунак – Ибраһим Нуруллинның кызлары Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Әдәбият галимнәре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Зөфәр Мөхәммәтшин әдип турында сөйләячәк. Әдәби-музыкаль кичәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы, Тукай һәм Нуруллин иҗатын яратучы тамашачыларыбызны көтәбез», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, КФУ доценты Таһир Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабының «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген Ибраһим Нуруллин иҗатына багышлаган. Автор үзенең эзләнүләре турында сөйләячәк.

«Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының «Мизгел» яшьләр театры (режиссеры Илфак Хафизов) Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасыннан өзек күрсәтәчәк. Чара Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнә», - диде музей мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100