news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

Иҗади бәйгегә нәтиҗә ясауда «Татар-информ» журналисты да катнашты.

Тукай музеенда «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр
Зилә Мөбәрәкшина

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, язучы Ленар Шәех җитәкчелегендәге жюри әгъзалары «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесенә йомгак ясады. Жюри составында «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Музей мөдире әйтүенчә, бәйгенең җиңүчеләре 26 апрельдә Тукай музеенда 10.00 сагатьтә бүләкләнәчәк. «Быел конкурска 65 эш килде. Иң элек Арча, Буа, Азнакай, Актаныш районнарыннан, Казан шәһәренең төрле мәктәпләреннән эшләр кабул ителде. Россия төбәкләреннән Чувашия, Башкортстан, Самара өлкәсеннән эшләр тәкъдим ителде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта инша, мәкалә тибында язылган эшләр дә булган. «Һәр эшне жюри әгъзалары җентекләп тикшерде, бәхәсләшүләр дә булды. Барлык катнашучыларга, укытучылар, ата-аналарга рәхмәтлемен. Укучыларны тәбрикләгәннән соң, музей турында, Тукайның һәм аның белән аралашкан шәхесләрнең ядкәрләре хакында кызыклы мәгълүмат әйтәчәкбез», - диде ул.

Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, һәр эштә балалар музей экспонатлары турында тырышып язарга омтылган, күпчелек эшләр түбәтәй, кәрзин турында булган. «Эшләрнең күбесе татар телендә язылган, рус телендәге эшләрне дә кабул иттек. Балаларның эшләре югалып калмас, аларны без сайтыбызда, телевидениедә чыгыш вакытында, газета-журналларда тәкъдим итәргә планлаштырабыз», - диде ул.

Бәйге нигезләмәсе буенча, төп игътибар экспонатка юнәлтелүе шарт булган.

Эшләрне бәяләүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт тә катнашты. Аның фикеренчә, әлеге бәйге башка әдәби конкурсларны кабатламый.

«Бу - музей, экспонатлар белән бәйле конкурс. Тукайның шәхси әйберләре аз сакланып калган, алар санаулы гына. Санаулы экспонатлар балаларның күңелендә мең төрле хисләр уяткан. Алар фантастикага бирелеп, Тукай яшәгән чорга, шушы заманга әйләнеп кайта. Балаларны Тукай иҗатына, шәхесенә, Казандагы музеена тарту максатыннан чыгып караганда әлеге бәйге бик кирәкле», - дип саный ул.

Конкурста 1-11 сыйныфта укучы балалар катнашты. «Бәйгенең тел ягыннан чикләнмәгән булуы да мине шатландырды. Рус балалары да Тукайны яратуларын, музеена соклануларын белдереп, кызыклы язмаларын юллаган иде», - диде Рәмис Аймәт.

«Публицистик, мәкалә, инша рухындагы эшләр бар. Шул ук вакытта, экспонатларга нигезләнеп язылган әсәрләр дә бар. Укытучылары ярдәм итеп яздырган әсәрләр дә бар иде. Үзләрен язучылыкка дәгъва итәрдәй, киләчәктә әдәбият юлын сайларлар дигән өмет уяткан укучылар бар. Конкурс киләчәктә дә дәвамлы булсын иде», - дигән теләген әйтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100