news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсе ачыла

15 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип аталган күргәзмәсе ачыла. 

«Төсләрдә милли хисләр» дип аталган яңа күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның ярты гасырлык иҗади эшчәнлегенә багышлана. Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы күргәзмәдә тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән эшләренең төп эчтәлеген билгели, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 

  • Мөдәрис Минһаҗев – Россия гуманитар фәннәре академиясенең шәрәфле академигы, Шамил Бикчурин ис. премия лауреаты. Аның алты йөздән артык эше Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелде.

«Күргәзмә ачылышына сынлы сәнгатьне һәм татар мәдәниятен яратучыларны, Г.Тукай әдәби музееның дусларын чакырабыз», диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100