news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда «Сабантуй» журналы «Алтын куллы мөгалим» бәйгесе җиңүчеләрен котлады

«Бәйгегә килгән эшләрдә балалар укытучыларының уңганлык, өлгерлек, осталык кебек матур сыйфатларына мәхәббәт аңлаткан иде», - диде Зилә Фәйзуллина.

Тукай музеенда «Сабантуй» журналы «Алтын куллы мөгалим» бәйгесе җиңүчеләрен котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сабантуй» журналы игълан иткән «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай әдәби музеенда узды. Бәйге 2023 елның Россиядә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан оештырылган.

Конкурс мөгаллимнәрнең белем бирү, укытудан тыш булган кызыксынулары, шөгыльләре белән укучыларны таныштыру максатыннан оештырылган. Бәйгегә Актаныш, Азнакай, Арча, Мамадыш, Кайбыч, Биектау, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәре укучыларыннан эшләр килгән.

Бәйгенең шарты буенча, балалар, укытучыларының яраткан шөгыльләре турында инша язган. Алар «Сабантуй» журналының соңгы саннары битләрендә басылып чыккан. Шулай итеп, журнал ай саен укучыларын чигүче-бәйләүче, чәчәк үстерүче, тәмле ризыклар әзерләүче, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясаучы укытучылар белән таныштырып барган.

«Республикабызның иң уңган, иң оста укытучылары турында иншалар кабул иттек. Бәйгегә килгән эшләрдә балалар укытучыларының уңганлык, өлгерлек, осталык кебек матур сыйфатларына мәхәббәт аңлаткан иде. Аларны сокланып укып бардык. Журналның соңгы саннарында алар басылып бардылар. Һәр эш җиңүгә лаеклы, чөнки һәр язмада укучыларның остазларына булган хөрмәте һәм соклануы, горурлык хисе сизелә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сабантуй» журналы мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Укучым Илназ Хәйруллин «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесендә катнашып миңа зур сюрприз ясады. Миңа багышлап инша язганын белмәдем. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакыру алгач, куандым. Мин укучыларымны үзем бәйләгән кечкенә бүләкләр белән сөендерергә яратам. Илназны шул илһамландыргандыр, мөгаен. Укучым минем шөгылем турында «Сабантуй»га бик матур мәкалә язып җибәргән икән. Без бүген бирегә бүләкләнергә килүебез белән бик бәхетле», – диде Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Гарифҗанова.

Фото: © Салават Камалетдинов

Жюри әгъзалары бәйгегә килгән эшләрнең һәрберсен югары баллга лаек дип тапкан һәм һәрберсен җиңүче итеп билгеләгән.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Ләйсән Әхмәдуллина – укытучысы Айдар Насрутдинов (Кайбыч районы Кошман мәктәбе).
  • Рәсимҗан Шәйдуллин – укытучысы Ләйлә Шәйдуллина (Актаныш районы Аккүз мәктәбе).
  • Искәндәр Шәмсиев – укытучысы Светлана Бәхтиева (Азнакай шәһәре гимназиясе).
  • Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 6 «А» сыйныфы укучылары – укытучылары Дәмирә Хәмәдиева (Чаллы).
  • Язилә Абдулхәкимова – укытучысы Гөлнара Сибгатуллина (Яшел Үзән районы Түбән Урысбага мәктәбе).
  • Ания Йосыпова – укытучысы Рәсимә Даутова (Арча районы Түбән аты мәктәбе).
  • Нурфат Мәрданов укытучысы Йолдыз Мөхәммәдиева (Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбе).
  • Дилбәр Нурлыгаянова – укытучысы Наилә Гыйльванова (Актаныш районы Аккүз мәктәбе).
  • Раяз Сафин – укытучысы Гөлгенә Сафина (Биектау районы, Олы Битаман мәктәбе).
  • Ясминә Ибраһимова – укытучысы Кадрия Гаязова (Яшел Үзән районы С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе).
  • Аяз Гыйззәтуллин – укытучысы Лилия Закирҗанова (Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбе).
  • Илназ Хәйруллин – укытучысы Ләйлә Гарифҗанова (Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе).
  • Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 4 «А» сыйныфы укучылары – укытучылары Лилия Гыйззәтуллина (Казан шәһәре).
  • Эльза Мусина – укытучысы Рәсимә Миннехуҗина (Казан шәһәренең Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100