Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узачак
25 октябрь көнне Тукай музеенда рәссам Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсе дә ачылачак.
25 октябрь 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, китап тәкъдим итү чаралары, күргәзмәләр еш уздырыла. Шулай ук Тукай традицияләрен дәвам итүче татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле шәхесләре белән бәйле чаралар да уза. Танылган халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Н. Фәттахның тууына 95 ел тулуга багышланган кичә әнә шундыйлардан, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Чара «Нурихан Фәттах Казаны» музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк. Казан театр училищесының 3 татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Назамиевлар) һәм К.Тинчурин, Г.Кариев театры артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. «Нурихан Фәттах – 95» кичәсенең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин.
25 октябрь көнне Тукай музеенда рәссам Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсе дә ачылачак.
«Нурихан Фәттах – 95» кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырлары башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова алып барачак.
Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештыра.
25 октябрьдә 12.00 сәгатьтә музейда татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучыларны көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз