news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай музеенда Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» күргәзмәсе ачылды

Тукай музеенда Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ»

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның «Бөек Тукай һәм аның бөек замандашлары» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышлана.

  • Нәҗип Нәккаш – хәзерге заман Татарстан сәнгатендә үзенчәлекле урын тоткан рәссам-хаттат. Ул – татар гарәби матур язу сәнгатенә тугра жанрын беренче булып кертеп җибәрүче оста. Рәссам гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора. Ул орнамент белән дә оста эшли, традицион ислам сәнгатенә чын татар төсмере кертә.

Соңгы вакытта Нәҗип Нәккаш «Татар милләтенең олуг шәхесләре» дип аталган зур серия иҗат итү белән мәшгуль. Күргәзмәдә Кол Галидән Габдулла Тукайга кадәр татар шагыйрьләренең шамаилләре урын ала. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Баки Урманче кебек атаклы шәхесләрнең шамаилләрен дә күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә төп урынны Габдулла Тукайның туграсы һәм аның әсәрләрен файдаланып иҗат ителгән шәмаилләр сериясе алып тора. Биредә әсәрләрнең төс һәм композиция чишелеше Тукай шигъриятенең тирән мәгънәле һәм эчтәлекле шигъри юллары белән үрелеп бара. Шәмаилләрнең күбесендә шагыйрьнең әсәрләре Коръән аятьләре, Пәйгамбәрнең (салләллаху галәйһи вә сәллам) хәдисләре белән аваздаш булып үзәк урынны алып тора, дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее матбугат хезмәте.

Контраст ачык төстәге милли орнаментлар белән бизәлгән, архитектура элементлары, табигать төсмерләре белән баетылган әсәрләр циклы өчен Нәҗип Нәккаш Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Күргәзмә 22 октябрьгә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot