Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай музеенда «Җиһаннар балкышы» дигән яңа күргәзмә ачылды
23 июльдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Җиһаннар балкышы» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Шамил Нигъмәтуллинның тууына 75 ел тулуга багышлана. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итә.
Шамил Нигъмәтуллин (1951– 2004) Казан сәнгать училищесен, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Ю.К.Королев җитәкчелегендәге монументаль-декоратив нәкышь остаханәсен, СССР Сәнгать академиясенең Харис Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәсен тәмамлый.
Шамил Нигъмәтнең рәсем сәнгате нигезендә табигатьне тирәнрәк аңларга омтылу ята. Ул эшләрендә төрле һөнәр ияләрен, аңа якын кешеләр портретларын, Татарстан пейзажларын гәүдәләндерә. Нәкыш иҗатында татар халык сәнгатенең телен, аның полихромиясен, бизәкләрен үз итүе ачыла. Пейзажлары композициясенең ачыклыгы, күп планлылыгы, төсләр палитрасының байлыгы белән аерылып тора.
Күргәзмә ачылу тантанасын Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев алып барды. Чара барышында рәссам Илгиз Исхаков, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, баянчы Рафинат Сәләхов һәм башка күренекле кешеләр чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз