news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее хезмәткәре: Шиһабетдин Мәрҗани Тукай өчен якташ һәм кумир булган

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина Шиһабетдин Мәрҗанинең Тукай өчен якташ һәм кумир булуын әйтте. Бу хакта ул Мәрҗани мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә сөйләде.

«Шиһабетдин Мәрҗани Тукай өчен якташ һәм кумир булган. Узган елдан башлап, без Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган ике экскурсия алып барабыз. Берсе – экскурсия-квест. Балалар Мәрҗанинең кем булуы турында барысын да белеп китә. Икенчесен фәнни-тикшеренү экскурсиясе дип атарга мөмкин, ул «Мәрҗани тормышыннан бер ел» дип атала, аны Иске татар бистәсендә оештырабыз», – диде ул.

Ул Татар укытучылар мәктәбе урнашкан бина диварында анда укыткан Шиһабетдин Мәрҗани исеме күрсәтелмәү мәсьәләсен дә күтәрде.

«Татар укытучылар мәктәбе яныннан уздым. Аның диварында берничә истәлек тактасы бар. Хөсәен Ямашев, Шакирҗан Таһири һәм башкалар. Ни өчен анда: «Бу бинада Шиһабетдин Мәрҗани эшләгән», - дигән такта юк икән? Бу сорау барыбыз өчен дә», – диде ул.

  • 1876 елда Казанда Татар укутучылары мәктәбе ачыла. Анда 9 ел дәвамында Шиһабетдин Мәрҗани укыта. Татар укытучылар мәктәбе Иске татар бистәсендә, хәзерге Тукай урамы 73 йортта урнашкан була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100