news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее шагыйрь вафат булган Клячкин шифаханәсеннән экскурсияләр уздыра башлый

Экскурсияләр апрель буе дәвам итәчәк.

Тукай музее шагыйрь вафат булган Клячкин шифаханәсеннән экскурсияләр уздыра башлый
Салават Камалетдинов

Бүген, 15 апрельдә, Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулу уңаеннан театральләштерелгән «Тукай. Мәңгелеккә юл» дигән экскурсия узды. Шагыйрь хастаханәдә вафат булган палата экскурсиядә катнашучыларга күрсәтелде.

  • 1913 елның 26 февралендә Габдулла Тукай, туберкулездан дәвалану өчен, Клячкин хастаханәсенә яткырыла һәм 15 апрельдә вафат була. Островский урамы, 11/6 адресында урнашкан бу бинада хәзер Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан. 

Экскурсиягә килүчеләр, шагыйрьне соңгы елга озатучылар маршруты буенча – Клячкин хастаханәсеннән Яңа Татар бистәсе зиратына кадәр юл тотты. Шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салынды, Коръән укылды.

«Тукайның минем күңелдән чыкканы юк. Мин аны һәрвакыт искә төшерәм, китапларын кулга алам. Ләкин аның каберенә зиярат кылу ул барыбер икенче хисләр уята. Монда безнең галимнәребез, әдипләребез катнаша. Алар Тукайга әйтәсе килгән сүзләрен, фикерләрен белдерә. Тукай рухы карап торадыр дип уйлыйм мин һәм инде Тукайның бакыйлыкка күчкән көнен, туган көнен искә төшерү ул фарыз минемчә», – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Экскурсияне Г.Тукай музее хезмәткәре Лена Тябина алып барды. Театральләштерелгән тамашаларны Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Илдус Әхмәтҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗәнов күрсәтте.

Экскурсия апрель буе дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен Тукай музее сайтында алдан теркәлү сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100