Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре «өй туе»н бәйрәм итте
Татарстанда 2020 елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы эшли. Моннан берничә ел элек «Гигант» хуҗалыгы үз акчасына шәхси йортлар төзи башлаган иде. Тукай районына башка районнардан, авыллардан кешеләр гаиләләре белән күчә башлады. Шул чорда районда Новый һәм Мөрес бистәләрендә әлеге программа кысаларында барлыгы 10 йорт төзелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин «Гигант» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар хезмәткәрләренә яңа йортлардан ачкычлар тапшырды. Ул аларга бәхетле, имин тормыш теләде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөрес авылында Сәгыйдуллиннар гаиләсе дә яңа өйгә керде. Аларны Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин котлады. Алар да балалы яшь гаиләгә җылы теләкләрен җиткерделәр.
«Программа кысаларында һәм шулай ук үз тырышлыгыбыз белән киләсе елда тагын бер шундый йорт төзергә уйлыйбыз», - дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты Марат Сафин.
«Безнең гаилә республика, район җитәкчелегенә, Марат Тәлгать улына безне кайгыртканнары һәм шундый матур, җылы һәм иркен йорт төзеп биргәннәре өчен бик рәхмәтле», – диде Айсылу Сәгыйдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз