Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай мөхтәсибәтендә мәктәпкә әзерләнү уңаеннан хәйрия акциясе узды
Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчетендә мәктәпкә әзерләнү уңаеннан хәйрия чарасы үтте, ул Тукай мөхтәсибәтенең «Ихсан» хәйрия төркеме тарафыннан оештырылды. Шунысы күркәм: әлеге чара Мәүлид ае уңаеннан һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулуга багышланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 27 балага, шулай ук Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтелде. Аларга «Планета. Одежда. Обувь» кибетеннән мәктәп кирәк-яраклары һәм кием-салым сатып алу өчен 10 000 сумлык сертификатлар тапшырылды.
Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов һәр балага сертификат һәм тәм-томнар, күчтәнәчләр тапшырды. Шулай ук гаиләләр өчен азык-төлек җыелмалары да әзерләнде. Шуннан соң катнашучылар хәйриячеләр өчен дога кылды, әлеге акция нәкъ менә аларның ярдәме белән үткәрелде, диелә хәбәрдә.
Фото: © Тукай мөхтәсибәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз