Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курсларны оештыру буенча фикер алыштылар
Бүген Тукай мөхтәсибәтендә район имамнары җыелышы узды. Очрашуда җәйге чордагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, якын киләчәккә планнар һәм бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, сүз мәчет каршындагы курсларны оештыру турында барды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 августта, кояш баю белән, мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл аеның башланачагы хәбәр ителде. Быел Мәүлид һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Район имам-мөхтәсибе Инсаф Хәзрәт Сәүбанов мәхәлләләрдә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уздыруның мөһимлеген ассызыклады. Ул шулай ук имамнарны Татарстан Диния нәзарәте оештырган чараларда, аерым алганда, 29 августта Казанда узачак шәһәркүләм Мәүлидтә катнашырга чакырды.
Моннан тыш, Инсаф Хәзрәт Сәүбанов 14 сентябрьдә булачак сайлаулар турында искә төшерде, хәзрәтләрне тавыш бирүдә актив катнашырга һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Җыелыш җәмәгать белән дога кылып тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз