news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тукай» метро станциясендәге панно авторы Рифкать Вахитовның күргәзмәсе ачылды

Фото:  Михаил Захаров / «Татар-информ»

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының берсе, төбәкнең атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Рифкать Вахитовның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. «Тукай» метро станциясендә мозаикадан ясалган панно аның иң танылган эшләренең берсе булып тора.

Беренче катта, галереяның берничә залында, Вахитовның иллеләп картинасы тора. Бер залда портретлар, икенчесендә пейзажлар җыелган, чираттагысында тарихи картиналар тәкъдим ителгән.

«Рифкать Вахитов - республиканың әйдәп баручы рәссамы гына түгел, иң өлкәннәренең берсе дә. Бу күргәзмәдә аның иң беренче эшләреннән алып иң яңалары, 2023 елгы эшләре тәкъдим ителгән. Һәм аларның барысында да талантлы рәссам ясаганы күренә. Аның хезмәтләрендә көнчыгыш сәнгатенең гомуми нигезе чагыла. Ул үз халкының борынгы тарихына тулысынча бирелгән - безнең халыкның тарихын планлы рәвештә яза һәм торгыза. Ул монументалист, әлбәттә. Аңа монументальлек һәм декоративлык хас», - диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеедиректорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары, сәнгать белгече Динә Хисамова.

Фото: Михаил Захаров / «Татар-информ»

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы рәисе Анатолий Крылов юбилярга Рәхмәт хатын тапшырды, күргәзмәнең бик җылы, тирән профессиональ һәм тулы булуын билгеләп үтте.

Рифкать Вахитовның 85 еллыгына багышланган күргәзмә «Хәзинә»галереясендә 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Сүз уңаеннан, рәссам юбилеен 26 февральдә билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100