news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышында җиңүчеләр бүләкләнде

Яңа Кырлайда Г.Тукай музей-комплексы каршында йөгерешчеләрне тантанага кайткан язучылар каршы алды.

«Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышында җиңүчеләр бүләкләнде
Булат Рәхмәтуллин

Бүген Арчада «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышлары узды. Йөгерү марафоны Арча Мәдәният йорты каршыннан башланып китте. Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр 11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны йөгерделәр.

Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей-комплексы каршында булды. Йөгерешчеләрне тантанага кайткан язучылар каршы алдылар. 

15-17 яшьлек кызлар һәм егетләр Әзәк авылыннан Яңа Кырлайга кадәр 11 км араны йөгерделәр. Иң беренчеләрдән булып Ашытбаштан Рүзәл Әүхәдиев, Байлар Сабасыннан Сабина Хабирова килде.

 

Фото: © Булат Рәхмәтуллин

Олы яшьтәгеләр 24 км араны узды, алар Арчадан Яңа Кырлайга кадәр йөгерделәр. 18-29 яшьлекләр арасында беренче урынны Казаннан Илья Вархушев, Байлар Сабасыннан Сирена Кәбирова яулады.

30-39 яшьлекләр арасыннан беренче урынга Казаннан Сергей Семенов, Балтачтан Альбина Шәрипова лаек булды. 40-49 яшьлекләр арасында иң беренче булып Марий-Элдан Руслан Панин һәм Гүзәл Абдуллина килде. 50 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында беренче урынга Балтачтан Михаил Павлов белән Фәридә Нәкыйпова лаек булдылар. 

Җиңүчеләрне Арча районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot