news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай күзендәге ак, «чәйче Шәмси», шампан шәрабы: Марсель Ибраһимов Тукай серләрен ача

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов Тукай әдәби музеенда «Миллиард.Татар» оештырган лекциядә Тукай тормышының әлегә кадәр ачылмаган битләре, яңа басмалар һәм фәнни эзләнүләр турында сөйләде.

Тукай күзендәге ак, «чәйче Шәмси», шампан шәрабы: Марсель Ибраһимов Тукай серләрен ача
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Габдулла Тукай турында барысын да беләбез төсле: ятим балачак, авыр тормыш, кыска гомере... Әмма аның биографиясендә әлегә кадәр җавапсыз калган сораулар, мифлар һәм табышмаклар бар. Шагыйрьнең күзенә ак төшүгә туберкулез сәбәпчеме, әллә ул «өшкерүче әби» дәвасымы? Тукай байларны яратмаганмы, әллә Акчуриннарда шампан шәрабы эчеп кунак булганмы? Шушы һәм башка сорауларга Марсель Ибраһимовның лекциясеннән җавап таба аласыз.

Марсель Ибраһимов

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

«Тукай белән бәйләнешем балачактан ук башланды»

Иң элек чараны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин 1974 елда тудым. Тормышым нәкъ туган көнемнән башлап Габдулла Тукай белән бәйле иде. «Ничек алай?» - дип сорарсыз.

Мин элекке Клячкин клиникасы булган бала табу йортында дөньяга килгәнмен. Тукай гомеренең соңгы аен нәкъ менә шунда үткәргән. Ягъни, туган көнемнән үк Тукай гел янәшәдә иде. 9 яшемә кадәр без Тукай урамы белән Зәйни Солтан урамнары чатында яшәдек. Ул чакта без аны рәсми исем белән түгел, ә гадәттәгечә Тукай урамы дип кенә атый идек. Зәйни Солтан – күренекле татар актеры һәм режиссеры. Бу кечкенә генә урам Тукай белән Насыйри урамнары арасында урнашкан.

Нариманов урамындагы 21 нче мәктәптә беренче һәм икенче сыйныфта укыдым. Әни көн саен төшке ашка 10–15 тиен акча бирә иде, ләкин мин аны ашарга тотмадым. Дәресләрдән соң без Габдулла Тукай исемендәге кинотеатрга баргалый идек. Ул да шушы тирәдә урнашкан иде. Балалар билеты 10 тиен тора, калган акчага туңдырма ала идек, шуңа күрә Тукай белән бәйләнешем балачактан ук башланды.

Тукайның яшьлек еллары һәм автобиографиясе

Тукайның «Исемдә калганнар» дип аталган искиткеч автобиографик повесте бар. Анда ул үз тормышындагы вакыйгаларны кайчаннан аңлый башлаганы турында уйлана. Тукай язуынча, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла оныгын Кырлай авылына Сәгъди абзыйга тәрбиягә бирергә мәҗбүр булган мизгелдән башлап ул тормышын хәтерли.

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Тукай крестьян арбасына ничек утырганын, Өчиле авылыннан ничек чыгып киткәннәрен тасвирлый. Нәкъ шул сәфәрдән аның аңлы хатирәләре башлана. Ә аңа кадәр булган вакыйгаларны – кайда туганын, Кырлайга кадәрге балачак еллары ничек үткәнен — нигездә авылдашлары сүзләреннән белгәнен әйтә.

Документаль фактлар һәм истәлекләр

Без Тукай турында нинди мәгълүматны төгәл һәм документлар белән расланган дип саный алабыз? Гомумиләштереп әйткәндә, күренеш болайрак: Без Тукайның кайчан һәм кайда туганын төгәл беләбез – бу Казан артындагы Кушлавыч авылы. Аның әти-әнисен дә беләбез: әтисе – Мөхәммәтгариф мулла, әнисе – Мәмдүдә. Болар барысы да метрика кенәгәләрендә теркәлгән. Димәк, бу – шик тудырмый торган документаль факт.

Габдулла Тукай һәм аның әти-әнисе

Фото: © «Интертат»

Зиннәтулла бабай алдан ук килешенеп, Тукайны Казанның бай гаиләсенә калдырырга теләгән?

Икенче төр чыганак – Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең истәлекләре. Совет чорында «Тукай турында истәлекләр», «Тукай турында ядкәрләр» кебек җыентыклар еш нәшер ителә иде. Истәлекләрдәге мәгълүмат никадәр дәрәҗәдә ышанычлы соң? Кемдер: «Мин шулай булганын хәтерлим», – дип яза.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Күренекле татар археографы Марсель Әхмәтҗанов 1980 елларда Казан арты авылларына экспедицияләр оештыра. Анда ул Тукайны үзләре белгән яки аның турында әти-әниләреннән ишеткән кешеләр белән очраша.

Күпләргә билгеле булган бер вакыйга бар. Белгәнебезчә, Зиннәтулла бабасы Тукайны Казанга җибәрә. Тукайны Печән базарына алып килгән кучер: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргән. Бу вакыйга киң таралган риваятькә әверелгән. Моның икенче төрле аңлатмасы да бар. Зиннәтулла бабай алдан ук килешенеп, Тукайны Казанның бай татар гаиләсенә калдырырга теләгән. Бу ул заманда гадәти хәл булган – баласыз кешеләр яки кызлары гына булган гаиләләр малайларны тәрбиягә алган, чөнки мөселман гаиләсендә нәселне дәвам итүче һәм мирасчы итеп ир бала саналган.

Сәгъди абзыйның Тукайны үзенә тәрбиягә алуына тагын бер сәбәп булган. Тукай турында язылган хезмәтләрдә әйтелгәнчә, ул чорда һәр ир-ат исәбенә җир өлеше бирелгән. Крестьян өчен җир бик зур кыйммәткә ия булган. Ул Яңа Татар бистәсеннән Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәдә тәрбияләнә, ләкин аннары авырып китүләре сәбәпле, Тукай янәдән бабасы янына кайтарылган. «Без Тукайны Казанга шулай озаттык», – дигән истәлекләр дә очрый. Әмма мондый мәгълүматка никадәр дәрәҗәдә тулысынча ышанып була? Моңа йөз процент гарантия бирү мөмкин түгел, чөнки кеше хәтере һәрвакыт камил була алмый.

«Замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала»

Икенче бер әһәмиятле мәсьәлә дә бар. Без барыбыз да Тукай турында җәмгыять аңында формалашкан образ аша фикер йөртәбез. Иң элек күз алдына ятим балачак һәм газаплы тормыш килеп баса. Бу – Тукай образының төп нигез нокталарының берсе. Тукайга 4 ай булганда аның әтисе вафат була, әнисе исә аңа 4 яшь тулганда дөнья куя. Шуңа күрә Тукайның балачагы чыннан да бик авыр үтә.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Тормышының катлаулы булуы белән дә килешергә мөмкин. Бүгенге тел белән әйткәндә, ул кечкенәдән кеше кулында, кеше арасында тилмереп йөреп үсә. Әнисе ягыннан бабасы Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт була. Без озак еллар буе муллаларны хәлле, җитеш тормышлы итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Совет чорында аларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнде. Янәсе, алар кешеләрне дин белән алдап яшәгәннәр.

Әмма дә ләкин Тукай үзенең истәлекләрендә бөтенләй башкача яза. Зиннәтулла бабасының гаиләсе зур була. Бу аның икенче никахы. Хатыны Латыйфаның да балалары күп була. Алар бик фәкыйрь яшиләр. Тукай хәтта күрше авылларга хәер сорашырга йөрергә мәҗбүр булуын искә ала.

Өчиле кечкенә авыл булган. Мәхәлләсе дә зур түгел, шуңа күрә авыл халкы мулланы тулысынча тәэмин итә алмаган. Зиннәтулла бабасы да оныгына яхшырак тормыш эзләргә мәҗбүр була. Башта аны Казанга, аннары Кырлайга урнаштырырга тырыша. Бу аның оныгын яратмавыннан түгел, ә авыр тормыш шартлары аркасында шулай эшләргә мәҗбүр булуын күрсәтә.

1894 ел ахырында Тукай Уральскига - Җаекка килеп урнаша. Анда аны апасы Газизә (әтисенең сеңлесе) һәм аның ире, Җаекта сәүдә эшләре алып баручы хәлле сәүдәгәр Галиәсгар Усманов тәрбияли. Ул Уральскида зур сәүдә эше алып бара торган була.

Тукайны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин нигезләгән «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Шунысы мөһим: Мотыйгулла хәзрәт Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән бергә укыган була — алар икесе дә ул заман өчен абруйлы булган Кышкар авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Аннары юллары аерыла. Мөхәммәтгариф Кушлавыч авылында мулла булып хезмәт итә башлый. Ә Мотыйгулла хәзрәт укуын дәвам итү өчен Каһирәгә китә. Ул атаклы Әл-Әзһәр университетында белем ала һәм Җаекка гыйлем иясе булып кайта. Андагы мөселман җәмәгатьчелеге аның белеменә һәм киң карашына югары бәя бирә, шуңа күрә ул мәчет имамы итеп билгеләнә. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, Тукай да шунда укый башлый.

1894 елда Тукайга 8 яшь була. Нәкъ шул вакыттан башлап аның тормышы үзгәрә. Ул инде сыеныр урыны булмаган ятим бала түгел, аның үз йорты, үз гаиләсе була. Совет чорындагы әдәбият белемендә исә Тукай белән Галиәсгар Усманов арасында даими каршылыклар булган дигән фикер киң таралган иде. Янәсе, алар гел бәхәсләшеп яшәгәннәр. Моның сәбәбен дә социаль аерма белән аңлатырга тырышканнар. Тукайны гади халык вәкиле итеп күрсәтеп, ә Галиәсгар Усмановны бай сәүдәгәр итеп каршы куйганнар.

Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай» исемле китабында кызыклы бер мисал китерә. Тукай Уральскига килгәч, башта аны йортның икенче катына урнаштыралар. Соңрак беренче катка күчерәләр. Нуруллин моны образлы итеп болай аңлата: «Тәкъдир гүяки: «Күтәрелмә, синең урының беренче катта, хезмәтчеләр һәм гади кешеләр арасында», — дип әйтә сыман», — дип яза.

Бу очракта социаль каршылык төп сәбәп булмаган. Тукайның авыр балачагы аның холкына тирән эз салган. Замандашлары аны тиз кабынып китүчән, үпкәчел кеше итеп искә ала. Дуслары да Тукай белән аралашканда сүзләрне бик сак сайларга кирәк булганын әйткәннәр. Аңа үпкәләтерлек сүз әйтсәң, җавабы шунда ук килеп ирешкән.

Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев белән алар озак вакыт бик яхшы мөнәсәбәттә була. Бервакыт аралары бозыла. Шуннан соң Тукай үзенең мәкаләләрендә дә, шигырьләрендә дә Сәгыйть Рәмиевтән еш кына көлеп яза, аны төрттерә. Мондый мисаллар Сәгыйть Рәмиев белән генә чикләнми. Әгәр Тукай тәнкыйтьләгән, пародияләгән һәм көлгән кешеләрнең барысын да санап китсәк, моңа бик күп вакыт кирәк булыр.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

«Тукай халыкчан, халыкка якын иде»: «Халык шагыйре» төшенчәсе

Тукай образының тагын бер мөһим ягы – аны һәрчак халыкка якын, халык шагыйре итеп кабул итү. «Халык шагыйре» дигән төшенчә нәрсәне аңлата соң? Монда шуны истә тотарга кирәк: ХХ гасыр башында «халык» төшенчәсенә бүгенгедән һәм совет чорындагыдан башкарак мәгънә салынган.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Совет заманында «халык шагыйре» дип, гадәттә, хаким сыйныф тарафыннан изелгән эшче һәм крестьян массалары мәнфәгатьләрен яклаучы шагыйрьне атый иделәр. Бу төшенчә күбрәк социаль эчтәлеккә ия иде.

ХХ гасыр башында вазгыять башкача була. Тукай вафатыннан соң язылган хезмәтләрнең берсендә Гали Рәхим «Тукаев – халык шагыйре» дигән мәкалә бастыра. Ул анда бик урынлы фикер әйтә. Шул чорда татар җәмгыятендә аристократия белән гади халык арасында Совет чорындагы кебек кискен бүленеш булмый. Тукай җәмгыятьнең төрле катламнарына бердәй якын була. Аны гади кешеләр дә, зыялылар да, хәлле кешеләр дә үз шагыйре итеп кабул итә.

Совет чорында чыккан барлык диярлек басмаларда Габдулла Тукай иҗатының дин әһелләренә каршы юнәлгәнлеге аеруча ассызыкланды. Янәсе, ул дин әһелләреннән көлгән, аларга каршы чыккан. Бу фикердә өлешчә хаклык бар, чөнки ул чорда татар җәмгыятендә ике караш бәрелеше күзәтелә. Бер яктан, җәдитчеләр милләтне, мәгарифне үзгәртү, заманча белем бирү өчен көрәшә. Икенче яктан, кадимчеләр җәмгыятьнең нигезе дин булырга тиеш, булган тәртипләрне үзгәртергә ярамый дип саный. Кадимчеләр җәдитчеләрне кискен тәнкыйтьли. Бу каршылык вакытында газета-журналлар да төрле карашларны яклап чыгыш ясый.

Шунысы кызык: совет чорында чыккан сайланма әсәрләргә Тукайның дини эчтәлекле әсәрләре кертелми. Мәсәлән, «Алла гыйшкына», «Мигъраҗ», «Кадер кич» кебек әсәрләр басылмый, чөнки алар Тукайның дингә каршы көрәшүче шагыйрь образына туры килми.

Тукай тормышының өйрәнелмәгән яклары

Без Тукайны тарихи шәхес буларак беләбез. Аның тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүматыбыз бар. Аның көндәлек тормышы турында күп беләбезме? Мәсәлән, 1907 яки 1908 елның 31 декабреннән 1 гыйнварына каршы төндә Тукай нәрсә белән шөгыльләнгән? Бу хакта бернинди мәгълүмат юк. Ә бит сүз татар әдәбиятының иң бөек шагыйре турында бара.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Берничә ел элек, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлагач, миңа Габдулла Тукай тормышының елъязмасын төзү бурычы куелды. Елъязма (хроника) жанры нәрсә таләп итә? Ул вакытта минем бу турыда күзаллавым әллә ни зур түгел иде. Мәсәлән, Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институтында Александр Пушкинның тормышы һәм иҗатының тулы елъязмасы төзелгән. Анда көнләп, айлап, хәтта атналар буенча Пушкинның нәрсә эшләгәне, кемгә хат язганы, кемнәр белән очрашканы теркәлгән.

Нигә татар әдәбият белемендә мондый хезмәт озак вакыт булмаган соң, дигән сорау туа. Чынлыкта бу юнәлештә эшләр алып барылган. 1960 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле галим Сәгыйть Исәнбаев Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасын төзи башлый. Кызганыч, бу хезмәт ахырына кадәр җиткерелми. 1972 елда галим вафат була. Хәзер әлеге кулъязма Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана.

Тукай тормышының ничә өлеше язылган: өчтән береме, өчтән икесеме, әллә дүрттән бишеме?

Бу хезмәт тулысынча әзерләнгән эш буларак тәкъдим ителә. Анда Тукайның тууыннан алып вафатына кадәрге бөтен тормыш юлы тасвирланган. Хезмәт 1960 нчы елларда билгеле булган һәм кулланылыштагы документларга нигезләнеп язылган.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Әлеге хезмәткә күренекле тукайчы-галим Ибраһим Нуруллин бәяләмә бирә, ягъни рецензенты була. Бер яктан, ул мондый китап һәр татарның шәхси китапханәсендә булырга тиеш дип саный. Икенче яктан, Сәгыйть Исәнбаевны тәнкыйтьләп тә чыга. Аның фикеренчә, автор кайбер урыннарда вакыйгаларны хронологик тәртиптә түгел, ә ирекле тәртиптә урнаштырган. Ә елъязма нәкъ менә вакыт эзлеклелегенә нигезләнергә тиеш.

Миңа Габдулла Тукай тормышының елъязмасын төзү бурычы куелгач, бу эшнең бик күләмле булуын һәм аны берничә елда гына башкарып чыгып булмаячагын әйткән идем. Белүегезчә, хәзер инде Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында Россия Президенты Указы да чыкты. Шул вакытта безгә: «Галимнәр, бу юбилейга нинди хезмәт тәкъдим итәсез?» – дигән сорау бирә башладылар. Мин: «Әллә инде Тукай тормышының тулы елъязмасын әзерләп карыйкмы?» – дидем. Моның өчен нигез дә бар, чөнки алдан шактый зур әзерлек эше башкарылган иде.

2021 елда без «Габдулла Тукай. Тормышы һәм иҗаты» дип аталган өч томлык хезмәт бастырып чыгардык. Аны Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты елъязмасына материаллар буларак әзерләдек.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Баштагы максатыбыз киң катлау укучыны мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат белән таныштыру иде, шуңа күрә Тукай турында табып булган бөтен чыганакларны бер урынга тупладык.

Сәгыйть Исәнбаев хезмәтеннән соң ярты гасырдан артык вакыт узган бит. Бу дәвердә яңа биографик чыганаклар да, башка әһәмиятле документлар да табылды. Без шул материалларның барысын да туплап, өч томлык итеп бастырдык. Тиражы зур булмады, нибары мең данә генә. Әмма бу хезмәт Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында урнаштырылган. 150 еллык юбилейга материаллар гына түгел, бәлки Габдулла Тукай тормышының тулы елъязмасын да тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм.

Мондый хезмәтнең кирәклеге бәхәссез, ләкин аны әзерләү өчен нәрсә кирәк соң? Минемчә, иң элек төрле белгечләрнең уртак хезмәте кирәк. Бу эшне әдәбият галимнәре генә башкарып чыга алмый.

Мин – әдәбиятчы, текстлар һәм әсәрләр белән билгеле бер форматта эшләргә күнеккән. Мондый хезмәттә тарихчылар да катнашырга тиеш, чөнки тарихи документлар, архив материаллары белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар.

Бу юнәлештә үз вакытында күренекле совет тарихчысы Рәфыйк Нәфыйков зур эш башкарды. Ул күбрәк партия тарихын өйрәнүгә юнәлгән галим иде. Шуңа күрә хезмәтләрендә большевикларның Тукайга йогынтысын эзләргә омтылды. Шулай да аның эзләнүләре нәтиҗәсендә күп кенә яңа документлар һәм мәгълүматлар фәнни әйләнешкә кертелде, ләкин алар да Тукайның тормышын һәм иҗатын вакыт эзлеклелегендә тулысынча күзалларга мөмкинлек бирми.

Без еш кына: «Тукай – ХХ гасыр башындагы татар милләтенең һәм татар зыялыларының күренекле вәкиле», – дип әйтергә гадәтләнгән. Бу, әлбәттә, дөрес, ләкин мондый гомуми бәяләмәләр безгә бүген аеруча кирәк булган төгәл фактларны бирми. Хәзер тарих фәнендә «көндәлек тормыш тарихы» дигән юнәлеш киң таралган. Бу юнәлештә игътибар революцияләргә, сугышларга гына түгел, ә кешеләрнең көндәлек тормышына да юнәлтелә. Бу өлкәдә әле безне зур эшләр көтә.

«Чәйче Шәмси»: йоклап йөргән татар гласныйлары турында

Быел институтыбызда тукайчылык өлкәсендә зур вакыйга булды. Минем җитәкчелектә Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык академик басмасы әзерләнде. Моңа кадәр Тукайның татар телендәге алты томлыгы чыккан иде. Әмма яңа басма аны кабатламый. Аның төзелеше дә, эчтәлеге дә башкача. Бу хезмәт өстендә эшли башлагач, игътибарымны искәрмәләргә юнәлтергә туры килде, чөнки Тукай әсәрләрендә телгә алынган һәр шәхесне, һәр вакыйганы аңлатып бирергә кирәк иде.

Марсель Ибраһимов

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Аеруча Җаек чорында язылган әсәрләр өстендә эшләгәндә мондый очраклар еш очрады. Мәсәлән, Тукай берәр кешенең исемен генә телгә ала. Ә академик басмаларда аңа карата: «Бу – мулла» яки «Бу – Җаектагы сәүдәгәр», – дигән бик кыска аңлатма гына бирелгән. Шуның белән мәгълүмат чикләнә.

Бер кызыклы мисал китерим. Тукайның «Гласный» исемле шигыре бар. Анда ул шәһәр думасындагы татар гласныйларын тәнкыйть итә. Шигырьдә алар җәмәгать эшләрендә актив катнашмый, күбрәк «йоклап йөриләр» дип көлеп сурәтләнә. Хәтта шул чорда чыккан бер карикатура да сакланган. Анда йоклап утырган татар гласные ясалган һәм астына:

«Руслар эш күрәләр, татарлар төш күрәләр», – дип язылган.

Бу шигырьне өйрәнә башлагач, миндә бер сорау туды: бу образның чын прототибы кем булган?

Башта Рашат Гайнанов әзерләгән биш томлыкны ачып карадым. Аннары алты томлыкны карадым. Икесендә дә бер үк мәгълүмат бирелә: «Прототибы – татар җәмәгатьчелегенә Чәйче Шәмси исеме белән мәгълүм булган сәүдәгәр». Әмма бу аңлатма мине канәгатьләндермәде. Чәй сәүдәсе белән шөгыльләнгән кешеләр ул вакытта шактый булган бит. Ә сүз кайсысы турында бара?

Тарихчы Илдус Котдус улы Заһидуллинга мөрәҗәгать иттем. Мин аннан: «Шул елларда Казан шәһәр думасы составында кемнәр булганын ачыклап карый алмассызмы?» – дип сорадым. Ул архив материалларын карады һәм мондый кешене таба алмады.

Аннары Дания Фатыйх кызы Заһидуллина миңа кызыклы бер мәгълүмат әйтте. Казахстан галимнәре хезмәтләрендә Кызыл Яр гласные булган Шәмсетдин исемле кеше телгә алына икән. Ул вакытта Петропавловск шәһәрен Кызыл Яр дип йөрткәннәр. ХХ гасыр башында анда татарлар бик күп яшәгән. Шәмсетдиннең исеме шәһәр думасы гласныйлары исемлегендә дә сакланган. Шуннан соң мин бу мәгълүматны бик сак кына, фаразлау рәвешендә генә искәрмәгә керттем. Әлегә мин: «Тукайның Чәйче Шәмсие нәкъ менә шул кеше булган», – дип өздереп әйтә алмыйм. Бу факт киләчәктә эзләнүчеләр өчен әһәмиятле юнәлеш булырга мөмкин. Бәлки, киләчәктә табылачак яңа архив документлары бу мәсьәләгә төгәл җавап бирер.

«Энәсеннән җебенә кадәр» – Тукай милләтне берләштерүче рухи терәк

Фәнни тел белән әйткәндә, Тукай тормышында әле дә күп кенә «лакуналар», ягъни өйрәнелмәгән бушлыклар бар. Алар һаман да саклана.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Тукай соңгы мәкаләләренең берсендә – «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә – һәр шагыйрь турында «энәсеннән җебенә кадәр» беләчәкләр, дип язган. Ягъни киләчәктә һәр язучының, һәр шагыйрьнең тормышы иң вак детальләргә кадәр өйрәнеләчәк. Әмма бүген без Тукай турында «энәсеннән җебенә кадәр» беләбез дип әйтә алмыйбыз. Димәк, тукайчылык алдында әле дә зур мөмкинлекләр һәм яңа эзләнү юллары бар.

Тукай турында мифлашкан, изгеләштерелгән образ бар бит, диярсез. Чыннан да, Тукай татарлар өчен һәрвакыт аерым хөрмәт белән кабул ителә торган шәхес. Бу яхшымы, әллә начармы?

Бер яктан, кемдер әйтергә мөмкин: мондый сакраль мөнәсәбәт мәдәниятне бераз чикли, ни өчен Тукай турында шаяртырга яки ирония белән карарга ярамый соң? Минемчә, татар мәдәниятендә андый модель юк. Һәм бу яхшы да, чөнки һәр милли мәдәниятнең аны берләштереп торучы символлары булырга тиеш. Хәзерге сүз белән әйткәндә, алар мәдәниятнең рухи терәкләре булып хезмәт итә. Тукай – татар мәдәнияте, татар әдәбияты һәм бөтен татар халкы өчен шундый иң әһәмиятле терәкләрнең берсе.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Шулай итеп, Тукайның ике ягы бар. Бер яктан, ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән реаль кеше. Ул көн саен нәрсәдер эшләгән, кешеләр белән очрашкан, аралашкан. Башта Казан арты авылларында яшәгән, аннары Җаекта (Уральскида) иҗат иткән, соңрак Казанга килеп төпләнгән.

Аның тормышында кыска сәфәрләр дә булган. Мәсәлән, ул Сембер губернасының Гурьевка авылында сәүдәгәр Хәсән Акчурин йортында кунакта була. Бездә сәүдәгәрләр турында еш кына тискәре фикер йөртергә гадәтләнгәннәр. Тукай Галиәсгар Камал янына кайткач, Камал аннан: «Гурьевкада сине ничек каршы алдылар?» – дип сорый. Тукай шаяртып болай җавап бирә: «Бик яхшы каршы алдылар, гел шампан шәрабы белән коньяк кына эчерттеләр, безнең кара ашказаннарына туры килми икән», – дигән. Шуннан соң кайберәүләр: «Димәк, аңа анда ошамаган», – дип нәтиҗә ясый.

Соңрак Фатих Әмирхан Гурьевкада булып, Хәсән Акчурин турында бик югары фикер әйтә. Аны тирән белемле кеше, үз музее булган, киң җәмәгатьчелеккә танылган нумизмат дип бәяли.

Аннары Тукай Әстерханга дусты Сәгыйть Рәмиев янына бара. Алар арасында кайчандыр үпкәләшү булса да, бу сәфәрне бик күңелле үткәрәләр.

Уфага исә ул кымыз белән дәвалану өчен юл тота. Әмма анда кымыз табылмагач, Петербургка китә. Петербургта өч атна чамасы күренекле татар дин галиме Муса Бигиев йортында яши. Соңыннан яңадан Уфа аша Троицк шәһәренә барып, берникадәр вакыт туберкулёздан кымыз белән дәвалана.

Күргәнегезчә, Тукайның биографиясе турында без шактый күп беләбез. Әмма бөтен нечкәлекләренә кадәр белмибез. Минутлап түгел, көнләп тә түгел, хәтта айлап та аның тормыш юлын тулысынча торгыза алмыйбыз.

Икенче яктан, Тукай – безнең аңда яшәүче образ. Совет чорында формалашкан Тукай образы белән XX–XXI гасырлар чигендә яңача аңлатыла башлаган образ арасында аерма бар. Совет заманында Тукайны «халык шагыйре» дип атадылар һәм моны совет идеологиясе тәкъдим иткән социаль бүленеш белән бәйләп аңлаттылар.

XX гасыр ахырында исә Тукай турында милли шагыйрь буларак сөйли башладык. «Милли шагыйрь» дигән сүзтезмәдән курыкмадык, аны иркен куллана башладык. Совет чорында «милләт» сүзе мөмкин кадәр «халык» сүзе белән алыштырыла иде. Мәсәлән, Семён Ботвинник Тукайның «Милләткә» шигырен русчага «К народу» дип тәрҗемә иткән, «К нации» түгел, чөнки ул вакытта «милләт» төшенчәсен мөмкин кадәр кулланмаска тырышканнар.

Димәк, бүгенге Тукай образы күп дәрәҗәдә стереотиплашкан, мифлашкан һәм хәтта канунлашкан образ булып тора. Ул без сөйләгән төп мотивларга – ятим балачак, авыр тормыш, халык шагыйре, дин әһелләрен тәнкыйтьләүче шагыйрь образына нигезләнгән.

Ә тарихи шәхес буларак Тукай татар милләтенең модернизация чорында формалашкан кеше. XX гасыр башында җәмгыятьтә яңарыш өчен көрәш барганда, Тукай шул яңарышның мөһим күренешләренең берсе була.

Бу аның иҗатында ачык күренә. Әгәр Тукайның академик биш яки алты томлыгын ачып карасагыз, иң беренче шигырьләре төп нөсхәдә бирелә, ә аннары хәзерге татар теленә якынайтып аңлатыла, чөнки бүгенге укучы аларны элекке язылышында җиңел генә укый алмый.

Иҗатының башында Тукайга Көнчыгыш әдәбияты һәм Көнчыгыш поэзиясе бик көчле йогынты ясый. Аның теле грамматик һәм лексик яктан шактый дәрәҗәдә госманлы теленә якын була. Анда гарәп һәм фарсы алынмалары да бик күп очрый.

Ә инде 1906–1907 елларда язылган шигырьләрендә без хәзерге укучы да сүзлек ачмыйча укый алырлык телне күрәбез. Бу да татар мәдәниятендәге модернизациянең бер чагылышы.

Ул чорда «Без татармы, төркиме?» дигән бәхәсләр бара. Ризаэтдин Фәхретдин, Исмәгыйль Гаспралы кебек фикер ияләре үзләрен «төрки» дип атыйлар, төрки бердәмлекне алга сөрәләр. «Татар» сүзен алар кабул итми, хәтта кайбер даирәләрдә ул кимсетү сүзе кебек яңгырый. XX гасыр башында кешене «татар» дип атау кайчакта хурлау буларак кабул ителгән, хәтта моның өчен сугышып китү дә мөмкин булган. Шуңа күрә Тукайны тарихи шәхес итеп кенә түгел, ә татарлык символы, татар мәдәнияте символы, милләтне берләштерүче рухи терәк итеп тә карарга кирәк. Бу мәгънәләрнең барысы да безнең мәдәният өчен бик әһәмиятле.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм галим Җамалетдин Вәлиди сүзләрен искә аласым килә. Ул Тукай әсәрләренең беренче җыентыгы – «Мәҗмугаи асарен» төзүче кеше. Гүзәл Фәрит кызы Төхвәтова тырышлыгы белән бу хезмәт биш ел элек яңадан нәшер ителде.

Вәлиди Тукай турында болай яза:

«Тукаев – татар тарихында гасырлар буе онытылмас исем. Дөньяда күпме кеше татар телен яраткан булса, алар аны иң элек Тукай шигырьләре аша ярата. Шуңа күрә телебезнең дәрәҗәсе күтәрелгән саен, Тукаев та тагын да бөегрәк булып ачылачак. Милли аң үскән саен, милли хисләр көчәйгән саен, Тукаев безгә яңадан-яңа яклары белән күренәчәк».

Җамалетдин Вәлиди Тукайны инде тулысынча өйрәнелгән шәхес итеп түгел, ә киләчәктә дә яңадан ачылачак рухи дөнья итеп күрә.

Димәк, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты һәрвакыт яңа мәгънәләргә ачык булып калачак. Әмма моның өчен безнең татар теле дә, милли аң да үсәргә, ныгырга тиеш.

1905–1907 елларда Тукай теленең үзгәрүе

«Телне алыштыру, бигрәк тә шагыйрь өчен, гади кеше өчен дә бик катлаулы эш. Тукай гарәп һәм фарсы сүзләре күп булган телдән ничек итеп халык аңлый торган гади татар теленә күчә алган?» - дип кызыксынды лекция тыңлаучыларының берсе.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Марсель Ибраһимов җавабы:

«Тукай Казан артында туган. Нәкъ менә шул сөйләш бүгенге татар әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Без аны «Казан арты теле» дип йөртәбез. Ул чорда әдәбиятта озак еллар дәвам иткән бер күренеш булган. Күп кенә шагыйрьләр халыкка якын татар телендә яза алган, әмма аңлы рәвештә язмаганнар. Чөнки алар мондый телне «мажик теле» дип санаганнар. Шуңа күрә әсәрләрен мөмкин кадәр китап теле белән, гарәп-фарсы элементлары күп булган югары стильдә иҗат иткәннәр.

Аларның максаты элита өчен әдәбият тудыру булган, шуңа күрә үзләренең әсәрләрен дә күбрәк белемле, әзерлекле укучыга исәпләп язганнар. Бу яктан Тукайга бәхет елмайган. Чыгышы буенча да, тормышы буенча да ул күбрәк демократик мохиттә тәрбияләнгән. Аның аралашкан кешеләре дә нигездә демократик карашлы зыялылар була. Без кайчак зыялыларны бертөрле катлау итеп кенә күз алдына китерәбез. Чынлыкта исә алар төрле булган.

Фатих Әмирхан – демократик интеллигенция вәкиле, Вафа Бәхтияров – шулай ук демократик интеллигенция вәкиле, Сәгыйть Рәмиев, ялгышмасам, сал агызучы улы булган.

Менә шушы кешеләр Тукайның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясаган. Уральскига килгәндә исә, иҗатының башында ни өчен теле башкарак булганын аңлау авыр түгел. Ул бит әле генә мәдрәсәне тәмамлаган яшь шәкерт. Мәдрәсәдә ул вакытта нәрсә укытканнар соң? «Татар әдәбияты» фәне әле укыту программасына соңрак кына кертелә. Ә шәкертләр, нигездә, нәхү – синтаксисны, сарф – морфологияне өйрәнгәннәр. Моннан тыш, гарәп телен бөтен нечкәлекләре белән үзләштергәннәр, гарәп әдәбиятын, Көнчыгыш әдәбиятын, гарәп һәм фарсы классикларын укыганнар.

Әлбәттә, мондый белем яшь шагыйрьнең теленә дә көчле йогынты ясаган. 1907 елда Тукай демократик мохиткә тагын да ныграк килеп керә. Ул вакытта шәкертләр мәдрәсәдә яшәгәннәр. Ә ирек сөючән холыклы Тукай: «Мин мәдрәсәдә яшәргә теләмим», – дип карар кыла. Габдулла Кариев белән бергә алар «Казан» кунакханәсенә күчәләр һәм шунда бүлмә арендалап яши башлыйлар.

Нәкъ шул вакытта Тукай демократик иҗтимагый мохитнең тулы хокуклы әгъзасына әверелә дип әйтергә мөмкин. Күпләр моңа гаҗәпләнгән. Танылган байлар, татар җәмгыятенең абруйлы вәкилләре: «Нигә Тукай безнең янга килми? Без аның белән якыннанрак аралашырга телибез бит», – дип әйткәннәр. Әмма Тукай башка мохитне өстен күргән. Бу да, әлбәттә, аның иҗатына һәм теленә йогынты ясамый калмаган.

Минемчә, Тукайны дөнья күләмендәге, дәрәҗәсендәге шагыйрь дип атарга мөмкин. Чөнки ул күтәргән мәсьәләләр, аларны сурәтләү рәвеше татарларга гына түгел, башкортларга, чуашларга һәм башка халыкларга да аңлаешлы, якын.

Аллаһы боерса, Тукай әсәрләре Европа телләренә дә күбрәк тәрҗемә ителсен иде. Быел без Язучылар берлеге белән берлектә бик матур проектны тәмамлыйбыз. Тукай әсәрләренең Идел буе халыклары телләрендәге тәрҗемәләрен әзерләдек. Барлыгы дүрт китап нәшер ителәчәк. Аларга чуаш, удмурт, мари, мукшы һәм эрзя телләрендәге тәрҗемәләр керә. Аллаһ теләсә, ел ахырында әлеге китапларның тәкъдим итү кичәсен үткәрергә ниятлибез.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Тукайның күзенә нигә ак төшкән: Бер әби «әфсен-төфсен» дип дәвалаганмы?

Лекция вакытында залда утыручы бер ханым мондый сорау бирде:

– Мин медицина университетында укытам. Студентларымның берсе фәнни хезмәтләр бәйгесендә беренче урын алды. Ул безнең шагыйребезнең күз авыруын өйрәнде һәм күзенә ак төшүе туберкулёз кератиты нәтиҗәсендә барлыкка килүен ачыклады. Бу фәнни тикшеренү архив документлары белән дә расланган. Мин әлеге хезмәтнең фәнни җитәкчесе буларак аның нәтиҗәләре белән таныштым. Сездә Тукайның сәламәтлеге, аерым алганда, күзләре турында моны раслаучы мәгълүматлар бармы?

Марсель Ибраһимов җавабы:

– Тукайның сәламәтлеге мәсьәләсе, чыннан да, бик кызыклы тема. Безнең өч томлык хезмәтендә моңа багышланган аерым бүлек бар. Аны Марина Алексеевна Подольская язды. Ул анда Тукайның авыруын Григорий Абрамович Клячкин шәхесе белән бәйләп өйрәнә. Билгеле булганча, Тукай гомеренең соңгы айларын нәкъ менә Клячкин хастаханәсендә үткәрә һәм шунда вафат була.

Фото: © «Интертат», Михаил Захаров

Хезмәттә Григорий Абрамович Клячкинның эшчәнлеге, шул чор табиблары турында да сүз бара. Анда Лурия фамилияле табиб та телгә алына. Ул вакытында бик танылган белгеч була һәм Клячкин хастаханәсендә Тукайны дәвалаучы табибларның берсе санала.

Тукай дәваланырга бик яратмаган. Гомумән, яшьләр дә дәвалануны өнәп бетерми. Бигрәк тә ир-атлар, шуңа күрә Тукайны табибка күренергә күндерү җиңелләрдән булмаган. Санкт-Петербургта булган вакытта гына дуслары аның янына танылган университет табибы Александр Робертович Польне китерткән. Табиб аны карагач, дусларына Тукайның үпкәләре инде бик нык зарарланганын әйткән.

Туберкулёз белән бәйле авыруы турында сөйләгәндә шуны истә тотарга кирәк: безнең кулда бүген медицина тарихында «ышанычлы документ» дип атарлык материаллар сакланмаган. Кеше поликлиникага мөрәҗәгать итсә, табиб аның авыру тарихын терки, медицина картасы ача. Болар барысы да рәсми документ булып тора. Әгәр ул кеше киләчәктә Тукай кебек күренекле шәхескә әйләнсә, тарихчылар өчен әлеге документлар бик кыйммәтле чыганак булыр иде. Алар кешенең нинди авырулар белән чирләвен, нәрсәгә зарлануын һәм нинди дәва алуын төгәл күрсәтер иде. Ә Тукай яшәгән чорда мондый тәртип әле киң таралмаган була...

Хастаханәләр булган, әлбәттә. Тукай Клячкин хастаханәсендә бер генә мәртәбә дәвалана. Анда ул бер ай чамасы ята һәм гомеренең соңгы көннәрен дә шунда үткәрә. Марина Алексеевна үз хезмәтендә Тукайга куелган диагноз турында да яза. Киң таралган бер фикер бар. Имеш, Тукайның күзендәге агы җәрәхәтләнү һәм аны дөрес дәваламау нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Элек кешеләрне ничек дәвалаганнар соң? Авыруны авылдагы бер әбигә алып барганнар. Ул өшкергән, төкергән, «әфсен-төфсен» дип, төрле им-том сүзләре укыган, һәм шуның белән дәвалау тәмамланган. Догалар укылган тәлинкәдән су эчсәң, авырулар бетәргә тиеш дип ышанганнар.

Тукай турында да шундый риваятьләрнең берсе бар. Имеш, аны авылдагы бер әбигә алып барганнар. Ул аның күзен шикәр оны белән дәваларга булган. Өреп җибәргәч, шул шикәр оны күзгә эләккән һәм нәтиҗәдә күзенә ак төшкән.

Дөресен әйткәндә, мин бу фикерне беренче тапкыр Марина Алексеевнадан ишеттем.

Бөек немец философы Фридрих Шеллинг һәр бөек шагыйрь тирәсендә үзенә күрә бер мифология барлыкка килә дип язган. Тукай тирәсендә дә шундый мифлар күп. Күрәсең, алар киләчәктә дә яшәр.

Кызганыч, бүген беркем дә ул вакытта офтальмолог кабул иткән медицина картасын чыгарып күрсәтә алмый. Шуңа күрә «Тукайның күзендәге агы нәкъ менә туберкулёз нәтиҗәсендә барлыкка килгән» дип кистереп әйтү мөмкин түгел. Хәзерге вакытта бу фикерне версия, фараз яки гипотеза буларак кына кабул итеп була. Гомумән, Тукай турында мондый фаразлар бик күп. Татар телендә андый очракларда бик матур сүз кулланыла: «булса кирәк».

Әгәр Габдулла Тукай 1937 елга кадәр яшәгән булса...

Лекцияне тыңлаучыларның берсеннән мондый сорау яңгырады: «Әгәр Габдулла Тукай 1917 елга кадәр яшәгән булса, революция елларында ул нинди карашта торыр иде икән? Шулай ук аңа 1937 елгы репрессияләрне кичерергә туры килгән булса, исән кала алыр идеме?» - дип кызыксынды ул.

Марсель Ибраһимов болай җавап бирде:

– Габдулла Тукайның революциягә карашы нинди булыр иде дигән сорауга без фаразлар белән генә җавап бирә алабыз.

Мисал өчен Фатих Әмирханны алыйк. Ул да мулла улы. Әмма шәһәр мулласы улы. XX гасыр башындагы татар зыялылары турында уйлаганда, минем күз алдыма иң элек нәкъ менә Фатих Әмирхан килә. Киенү рәвеше дә, үз-үзен тотышы да шул чор татар зыялысына бик тә туры килә.

Фото: © «Интертат»

Татар зыялылары революцияне ничек кабул иткән соң? Алар аны, иң элек, милләтне һәм Россиядә яшәгән башка изелгән халыкларны империя изүеннән азат итәчәк вакыйга итеп күргәннәр. Шуңа күрә, беренче чиратта, 1917 елгы Февраль революциясен уңай бәяләгәннәр. Беренче мөселман корылтайлары да нәкъ шул елны үткәрелгән.

Ул вакыттагы татар зыялылары, шул исәптән татар язучылары да, мәсәлән, Гаяз Исхакый, милләтнең үз язмышын үзе хәл итү мөмкинлеге турында хыялланган. Революция белән алар зур өметләр баглаган. Минемчә, Тукай да шулайрак фикер йөрткән булыр иде.

Хәтерлисездер:

«Татар өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, чын татармын» - дип язган ул.

Тукайда милли үзаң бик көчле була. Әгәр шуннан чыгып кына фикер йөртсәк, әлбәттә, бу бары тик фараз гына, чөнки моның нәкъ шулай буласын әйтеп булмый, Тукай, күрәсең, үзенең идеаллары ягында торыр иде. Ә аның иң зур идеалларының берсе – Гаяз Исхакый. Тукай аны гаять югары бәяли. «Даһигә» шигырендә ул Исхакыйны даһи итеп сурәтли. 1907 елда язылган «Кем ул?» шигырендә дә Гаяз Исхакыйны зурлап, мактап яза. Шуңа күрә, мөгаен, ул да Исхакый тоткан карашка якын торыр иде.

Тукай 1937 елны кичерә алыр идеме — әйтүе авыр. Аның язмышы нинди булыр иде дигән сорауга җавап бирү бик кыен. Тукай тормышының елъязмасын әзерләгәндә без аның аралашкан даирәсен дә өйрәндек. Татар мәдәнияте вәкилләреннән кемнәр белән аралашканын, кемнәр белән якын мөнәсәбәттә булганын барладык. Шул кешеләрнең күпчелеге соңрак репрессияләргә дучар ителә. Кемдер озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән, кемдер лагерьларда һәлак булган, ә кайберләре атып үтерелгән. Шуңа күрә Тукай да исән калган булса, аны шундый ук язмыш көткән булуы ихтимал.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot