Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай клубында Рөстәм Кутуйның тууына 90 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичә узды
ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында Рөстәм Кутуйның тууына 90 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичә узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, совет татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның улы. Ул 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1960 елда КДУның филология бүлеген тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында, аннан Казан телевидениесе студиясендә әдәби-драматик редакция мөхәррире булып эшләгән.
Рөстәм Кутуй бик еш «Вечерняя Казань» газетасында әдәби сәхифәдә язмаларын бастырган. Гомеренең соңгы көненә кадәр «Казан» журналында шигърият бүлеген җитәкләгән.
Рөстәм Кутуй Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Аның иҗатында төп темалар булып бик авыр кырыгынчы һәм сугыштан соңгы еллар, тормышка һәм туган илгә мәхәббәт чагыла. Әмма барлык шигырьләрендә дә оптимистик рух сакланып кала алмый. Хатыны Светлана белән аерылышу шагыйрь өчен зур сынау була. Ялгызлык төсмерләре аның әсәрләренә дә күчә. Аның лирик герое тормыш мәгънәсе турында ешрак уйлана.
Рөстәм Кутуй 2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз