news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай клубында «Әдәби галәм» лекцияләр циклы кысаларында чираттагы очрашу узды

Тукай клубында «Әдәби галәм» лекцияләр циклы кысаларында чираттагы очрашу узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиксның хәзерге заманда урыны һәм татар әдәбиятына бәйләнеше турында Рәдиф Кашапов сөйләде.

Әлеге жанр ярдәмендә кыска хикәяләр дә, зур график романнар да, маҗаралар да, хис-кичерешләргә багышланган кыйссалар да, социаль проблемаларны, тарихи вакыйгаларны тасвирлаучы бәяннәр дә бастырыла. Шулай ук комикслар татар телен популярлаштыру өчен менә дигән ысул булып тора, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot