news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай кәрзинендә ниләр бар?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.

Тукай кәрзинендә ниләр бар?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тукай кәрзинендә ниләр бар?

Музейдагы шагыйрь почмагы

Һәр татарны үзенә карата.

Учактагы ялкын утыдай,

Һәркайсына җылы тарата.

Шагыйрь кигән шушы кәләпүшне

Кулларыма алам сак кына.

Тамырлардан киткән кайнар дулкын

Калтырата мине сак кына.

Кырыгынчы бүлмә ник ачык?

Кем йөткерә анда төн буе?

Елый анда берәү ник качып?!

Тик бер тамчы яңгыр диеп,

Тилмергәндә эссе көннәрдә.

Болгар номерында һава җитми

Тын алуы авыр төннәрдә.

Яңа бистә тагын сыендыра,

Кочак җәеп ирек җырчысын.

Калган монда якты хатирәләр

Татыса да язмыш камчысын.

Ерактан ук сәлам бирә әнә:

Сабый чагы калган Чтапан йорты.

Баллы сыен бер дә кызганмаган

Кәләвәче Борһан бабай йорты.

Монда рәхәт, монда иркен сулыш,

«Монда бабайларның түрләре».

Бары монда туа фикерләрнең

Иң дәртлесе һәм иң көрләре.

Китә шагыйрь,

Ишек ачык кала.

Байлык юк бит.

Нигә бикләргә?!

Бар байлыгы кием кәрзинендә.

Белсә икән шагыйрь шул мизгелдә

Үзеннән соң нәрсә каласын?!

Исәпләнми ул кадерле байлык

Алтын, доллар, евро белән дә.

Буыннардан-буыннарга халык

Алып бара йөрәк түрендә.

Бер кечкенә кием кәрзине.

Бар да сыйган, әнә күр әле.

Милли моңнар, Туган тел дә монда.

Су анасын кочкан Шүрәле.

Көзге җилләр улый бу кәрзиндә,

Сорыкортлар күптән качканнар.

Кәҗә белән сарык һаман юлда

Шул бер бүре башын кочканнар.

Безнең авыл шулай тау башында,

Карлыгач та һаман балчык ташый.

Бушка үткән гомерләрен уйлап,

Акбай гына мескен башын кашый.

Гали белән кәҗә арасына

Һичбер дошман керә алмаган.

Шул үләннең хикмәтләрен

Бер бала да белә алмаган.

Теле, моңы, җыры сыйган

Шул кәрзинен алып кулына.

Ашыга Тукай Яңа бистәгә,

Сөйләр сүзе күп бит дустына.

Фатих белән серен бүлешә ул,

Ә кичләрен китә Дулатка.

Киткән шагыйрь,

Мәңгелеккә киткән.

Кәләпүше белән кәрзине

Һаман аны көткән.

Калдырып киткән килер буыннарга

Мәңге саекмаслык хәзинә.

Калдырып киткән татар баласына

Туган телле нинди хәзинә!

Кулларымны пешерә шагыйрьнең

Кәләпүше һәм шул кәрзине…

Хөснетдинова Әлзилә Фәрит кызы, 2023 ел.

news_right_1
news_right_2
news_bot