Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге ун кандидат билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова яза.
Рафис Корбанов - «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияте җыентыгы өчен; Раниф Шәрипов - «Җомга», «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен; Мансур Гыйләҗев - «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б) өчен; «Казан Тукайга кайткан» спектакле иҗат төркеме - Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов; «Иакинф» балеты иҗат төркеме - Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
Чулпан Закирова - «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичәләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл» «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен; Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;
Юрий Гвоздь - «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен; Рөстәм Шәмсутов - «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен; Рифкать Якупов - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз