Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай һәм Аутаевның әсәрләрен беренче тапкыр Каһирәдә гарәп укучыларына тәкъдим итәчәкләр
Дөньядагы иң зур әдәби форумнарның берсе булган Каһирә халыкара китап ярминкәсендә гарәп аудиториясен Россия халыкларының шигъри традицияләре белән таныштыручы ике китап тәкъдим ителәчәк.
Басмалар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә һәм катнашында әзерләнгән.
Укучыларга Мисыр язучысы, журналисты һәм әдәбиятчысы Ашрәф Абү Әл-Язиднең гарәпчәгә тәрҗемәсендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук гарәп укучылары Чечня шагыйре Сөләйман-хаҗи Аутаевның «В тени матери» дигән шигырьләр җыентыгы белән танышачак. Җыентыкны Мисыр филолог-русисты, тәрҗемәчесе һәм мөгаллиме Мөхәммәд Наср Әд-Дин Эльгебали тәрҗемә иткән.
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин билгеләп үткәнчә, әлеге китапларны чыгару Россия һәм гарәп илләре арасындагы мәдәни диалогны үстерү үрнәге булып тора.
Презентацияләр 25 гыйнварга һәм 1 февральгә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз