news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай һәйкәленә чәчәк салуда 4 Тукай премиясе лауреаты катнашкан

Тукай һәйкәленә чәчәк салуда 4 Тукай премиясе лауреаты катнашкан
Салават Камалетдинов

15 апрель - Габдулла Тукай вафат булган көнне шагыйрь каберенә чәчәк салуда Тукай премиясе лауреатларыннан 4 кеше катнашкан. Язучы, шагыйрьләрдән Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, артистлардан Илдус Әхмәтҗанов булган.

«Тукай вафат булган көнне махсус чакыру кирәк түгелдер дип уйлыйм. Чәчәк салуны музей уздырмый, шул сәбәпле, без аерым чакыру ясамадык, әмма Язучылар берлеге сайтында да, музейның соц.челтәрләрендә дә игъланнар куелды. 15 апрельдә шагыйрь каберенә чәчәкләр салу традицион рәвештә ел саен үткәрелә. Бу көнне Тукай премиясе лауреатлары, премиягә кандидатлар, Тукай исемен йөрткән оешмалар, гомумән, татарның бөек шагыйрен хөрмәт иткән һәркем үзе белеп килергә тиеш дип уйлый», - диде Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова.

Быел Тукай музее 15 апрель көнне Тукай вафат булган урында - Клячкин хастаханәсендәге (Островский урамындагы бина) палатада театральләштерелгән күренеш әзерләгән иде. Чарада Тукай шигырьләрен укыдылар, ул вафат булган палата белән таныштырдылар. Соңыннан экскурсиядә катнашучылар шагыйрьне 1913 елда соңгы елга озатучылар маршруты буенча аның каберенә кадәр җәяү барды һәм чәчәкләр салды.

«Бу чараларны уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Камал театрына - җитәкчелегенә һәм артистларына зур рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук КФУның Филология студентларына зур рәхмәт, алар актив катнашты», - диде Гүзәл Төхфәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100