news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тукай эзләре буенча» маршрутын төзекләндерүгә 233 млн сумнан артык акча җибәрелә

«Тукай эзләре буенча» маршрутын төзекләндерүгә 233 млн сумнан артык акча җибәрелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Арча районында «Тукай эзләре буенча» туристик маршрут төзекләндереләчәк. Ул Ия елгасы яр буе буйлап 3 гектардан артык мәйданда урнашачак һәм Яңа Кырлай авылындагы шагыйрь музеен һәм Сәгъди музей-йортын берләштерәчәк, дип язылган дәүләт сатып алулары порталындагы тендерда.

Документ нигезендә парк зонасы булдыру, җәяүлеләр юллары һәм күперләр, тротуарлар һәм юллар төзү, музыкаль тавыш бирү системасы белән җиһазландыру, Яңа Кырлай авылында паркны тышкы яктырту өчен электр үткәрү һәм башка эшләр каралган. Биредә таш белән капланган балалар мәйданчыгы, брусчатка белән капланган ял итү мәйданчыгы, кечкенә архитектура формалары һәм уен элементлары урнашачак. Шулай ук маршрут инвалидлар өчен дә уңайлы булачак.

Эшләрне 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Заказчы булып ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тора, төзекләндерүгә акча Татарстан бюджетыннан җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100