news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тукай дөньясы» сайты Тукайга бәйле язмалары булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра

«Тукай дөньясы» сайты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында материаллары булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Сайт һәм интернет-басма мөхәррире Лилия Гаделшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта әйтте.

«Әгәр үзләрендә Тукай белән бәйле документлары, материаллары булса, безгә тәкъдим итсәләр, без чыганаклары белән куярга әзер. Әйтик, Рабит Батулла үзенең Тукай белән бәйле архивын Тукай сайтына урнаштыру өчен тәкъдим итте. Билгеле, кайбер материаллар безгә билгеле, ләкин бездә булмаганнары да очрарга мөмкин. Иҗат әһелләренең Тукай белән бәйле хезмәтләре киштәдә генә ятарга тиеш түгел. Сайтка кую нәтиҗәсендә аларны күбрәк кеше беләчәк. Аларга да эшләрен, иҗатларын танытырга яхшы мөмкинлек булыр дип уйлыйм», – диде Лилия Гаделшина.

Ул Габдулла Тукайның шигырьләрен русчага тәрҗемә иткән бер шагыйрьнең иҗат эшләре сайтка урнаштырылуын мисал итеп китерде. Аларга ихтыяҗ да булган. «Сайтка урнаштырылмаган булса, алар шулай өстәлендә кәгазьдә генә ятар иде. Үзләрендә материаллары булганнарны хезмәттәшлеккә чакырам», – диде мөхәррир.

Лилия Гаделшина сүзләренчә, сайтка Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез аеруча кызыксынып керә. Сайтта мәгълүмат табу җиңел булсын өчен, кайбер кечкенә рубрикаларны берләштерергә, оптимизацияләргә туры килгән. Эзләү җиңеләйтелгән. «Тукай сайтын алып бару бер үк вакытта җаваплы, ләкин кызыклы эш», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot