Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай музеенда «Ядкярләрдә - Тукай рухы» бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар – исемлек
Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда «Ядкярләрдә - Тукай рухы» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.
«Бәйгедә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән I-XI сыйныф укучылары һәм студентлары катнашты. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алынды», - диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Җиңүчеләр исемлеге:
I-IV сыйныфлар:
- Альберт Гервальд (Казан, IV сыйныф) – 1 урын;
- Зилә Мөхәммәтҗанова (Казан, II сыйныф) - 2 урын.
V-VIII сыйныфлар:
- Ралинә Шәрәфиева (Казан, VI сыйныф) – 1 урын;
- Зилә Якубова (Казан, VIII сыйныф) – 1 урын;
- Регина Кәлимуллина (Казан, V сыйныф) – 1 урын;
- Альмир Кутузов (Казан, VI сыйныф) – 1 урын;
- Мәдинә Хәкимуллина (Казан, VIII сыйныф) – 2 урын;
- Талия Шиһапова (Казан, V сыйныф) - 2 урын;
- Адилә Мансурова (Башкортстан, Илеш районы, VIII сыйныф) – 2 урын.
IX-XI сыйныфлар:
- Шамил Хәкимуллин (Казан, XI сыйныф) - 1 урын;
- Дарья Полунина (Донецк Халык Республикасы, Докучаевск, IX сыйныф) - 1 урын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз