news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» түгәрәк өстәле була

Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» түгәрәк өстәле була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

20 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырыла. Чара галим, әдәбиятчы, текстолог Якуб Агишевның (1899-1972) 125 еллыгына багышлана.

«Түгәрәк өстәлдә әдәбият галимнәре, музей хезмәткәрләре катнаша. Чарадан Габдулла Тукай әдәби музееның ВКонтакте төркемендә туры элемтә оештырылачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

  • Якуб Хәлил улы Агишев – татар әдәбияты галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Аның хезмәт юлы Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институты, Казан педагогия училищесы, Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Казан театр училищесы белән бәйле. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый, 1947-1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951-1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.
  • XX йөз башы татар әдәбияты классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә Якуб Агишев күп көч сала. Аның «Тукай - патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948, 1954) һәм башка хезмәтләре бар. 1940-1950 елларда ул Габдулла Тукай иҗатын текстологик аспектта өйрәнә: Хәй Хисмәтуллн белән берлектә ике томлы «Г. Тукай. Академик басма»ның 1 томын (1943), дүрт томлы «Әсәрләр»ен (1955-1956) төзи, алардагы текстларга беренче мәртәбә шәрехләр яза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100