news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең төп нөсхә фотолары тәкъдим ителде

Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең төп нөсхә фотолары тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шагыйрьнең әдәби музеенда Татарстан Милли музее фондларында саклана торган төп нөсхә фотолары күрсәтелде.

«Габдулла Тукайның иң беренче фотосы Җаек шәһәрендә мәдрәсә шәкертләре белән берлектә төшерелгән. Ә матбугатка чыккан беренче фотосы 1908 елда Казанда Семен Иванов фотостудиясендә ясалган. Тамашачыларны Габдулла Тукайның «Әл-Ислах» газетасы редакциясе әгъзалары белән төшкән фотосы да битараф калдыра алмады», - диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның әйтүенчә, Габдулла Тукайның бүгенге көндә билгеле мемориаль әйберләре Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда тәкъдим ителә. «Кадерле ядкярләр арасында Тукайның апасы Газизәгә бүләк иткән фаянс тартмачыгы, юл кәрзине, сөлгесе, кара бәрхет түбәтәе, көмеш җиң каптырмалары, Петербургка сәяхәте вакытында сатып алынган карандаш савыты һәм бакырдан ясалган кара савыты бар», - диде ул.

«Шагыйрьнең шәхси ядкярләре һәрвакыт тамашачыларны үзенә җәлеп итә. Бүген музейда шулай ук әлеге кыйммәтле әйберләргә багышланган «Тукай рухы – ядкярләрдә» конкурсының җиңүчеләрен дә котладылар», - диде Гүзәл Төхвәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot